Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Балигъ булмаганнарга кайбер эчемлек һәм ут кабызгыч сатучыларга 150 мең сумга кадәр штраф яный

Актаныш районы балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе 18 яшькә кадәрге балаларга энергетиклар һәм ут кабызгыч- зажигалкалар сатуны тыю турындагы законны искә төшерә.

Балигъ булмаганнарга алкогольсез "тонизирующий» эчемлекләрне ваклап сату рөхсәт ителми.  Шундый ук карар балигъ булмаганнарга ут кабызгыч-зажигалкалар сатуга карата да кабул ителгән. Балигъ булмаганнарга гражданнарның шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен сыекландырылган углеводород газы булган товарларны ваклап сату рөхсәт ителми. Бу кагыйдәләрне бозу административ штраф салуга китерә.
 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган Указ нигезендә гражданнарга — 3 000 сумнан 5 000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 30 000 сумнан 50 000 сумга кадәр, юридик затларга 100 000 сумнан 150 000 сумга кадәр штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев