Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хуш киләсең, Яңа ел!

«Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле райондашларга искиткеч Яңа ел киче бүләк итте

Районыбызның «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ел саен халкыбызны эчтәлекле, зәвыкле концерт-тамаша белән күңелләрен хозурлый. Быел да яраткан артистларыбыз бәйрәм хисләре бүләк иттеләр.

Берсеннән-берсе матур җырлар, дәртле биюләр, якты, заманча сәхнә бизәлеше һәм әлбәттә, позитив, нечкә, чиста юмор төрле профессия кешеләрен, олысын, кечесен бер дулкынга көйләде.
Алып баручы егетебезнең оста итеп лотерея уйнатуы, отышка ия тамашачыларны да сәхнәгә чакырып әңгәмә коруы нур өстенә нур булды. Хәтта Буазкүлдән килгән тамашачыбыз шул арада шигырь язып "Агыйдел" егетләре һәм кызларын, райондашларны Яңа ел белән котлады. Ә бәйрәмне караучылар арасында күрше Башкортстаннан да килүчеләр бар иде. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов коллективка сәхнә хезмәтен күрсәтүче горурлыгыбыз булганнары өчен рәхмәт белдерде, иҗат уңышлары теләде. Илебез күген каплап алган сугыш афәте белән көрәшүче егетләребезне, һәлак булган батырларыбызны да олы ихтирам белән искә алды, 2024 елның Җиңү елы булачагына зур өметләр баглавын әйтте. 

-Бер -берегезне яратып, хөрмәт итеп, бер-берегезгә терәк булып яшәгез. 2024 ел бәхетләр алып килсен!-диде Ленар Рафак улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев