Уңган, тырыш гаилә
Данлы хезмәт юлы үткән фидакарьләр
Филиза СӘЛАХОВА
Төзүче дигән данлы исемнәре, матур эшләре бар аларның. Сүзебез – Хамис һәм Фәйрүзә
Хәйруллиннар хакында.
Гаилә корып бергә яшәүләренә 50 ел тулу уңаеннан аларга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
– Илле ел ул илле көн түгел. Һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бу гаилә бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалтмыйча, матур итеп гомер кичерәләр, – дип таныштырды ЗАГСның Актаныш бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева.
Фәйрүзә Гаяз кызы 1954 елның 24 гыйнварында Чынык авылында туган. Гаяз белән Хәнифә Гыймазовларның беренче баласы булганлыктан, аңа әти-әнисенең төп булышчысы, киңәшчесе булып үсәргә туры килә.
Гыймазовлар гаиләсе татулыгы, тулылыгы белән аерылып тора. Фәйрүзә апаларыннан соң, дөньяга бер-бер артлы тагын өч малай, ике кыз туа. Хәзер дә эне-сеңелләре аңа “Олы апа” дип хөрмәтләп дәшәләр. Алты бала әти-әниләренең җылы кочагында тәгәрәшеп, гаилә мәхәббәтенә төренеп үсәләр.
Хамис Хәмидулла улы 1954 елның 18 февралендә Чирү авылында туа. Якты дөньяга килгәнче үк әтисен югалта ул. Әнисе башкорт якларына киткәндә дә, ана иярми, үз туган авылында кала. Озак еллар әбисе тәрбиясендә үсә. Аңа кечкенәдән ук төрле тормыш сынауларын үтәргә туры килә. Шуңа күрә, бик акыллы, эш соючән, көчле рухлы кеше булып җитлегә.
Күрше авылларның арасы якын булу сәбәпле, 9-10 нчы сыйныфларда ук дуслашып, очрашып йөри алар. 1972 елның 11 маенда Фәйрүзә исемле чибәр кыз Хамис исемле яшь егетне армиягә озатып кала. Ике ел буе яшьләр хат алышып, очрашу мизгелләрен көтәләр. Солдат егет 1974 елның 21 июнендә, хәрби бурычын үтәп, Актанышка кайта.
Ул елларда төрле оешмалардан жыелган яшьләр, төзүчеләр белән Актанышның гөрләп торган вакыты була. Фәйрүзә дә шунда, Яр Чаллыдан килган “Гидрострой” оешмасында сылаучы-буяучы хезмәтен башкара. Солдат киемен салган Хамис исә СМУ оешмасында эшли башлый. Алар 1975 елның октябрендә, гаилә корып, бүгенгәчә бергә яшиләр.
1976 елда Хәйруллинар гаиләсендә беренче уллары булып Ранис туа. Бала ялыннан сон, Фәйрүзә Гаяз кызы 4 нче ПМК оешмасына эшкә керә. Хезмәтен бик яратып башкара. Актанышта булган күп төзелеш эшләрендә катнаша. Тырышлыгы, хезмәтен яратуы нәтиҗәсендә, ул бик күп бүләкләргә, Мактау кәгазьләренә ия.
Хамис Хәмидулла улы 1977 елда юл төзү оешмасына күчеп, лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Шулай ук күп санлы бүләкләр, Мактау кәгазьләре иясе. Яше 70тән узса да, эшен һаман да сагынып яши. Урамда барган җиреннән туктап, юл төзелешендә эшләүчеләрнең хәлен белә. Яңа юл төзү техникасы белән кызыксына.
Хамис һәм Фәйрүзә Хәйруллиннар гаилә бердәмлеген, сөю-сәгадәт белән аклап яшиләр. Алар – бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын җылытучы парлы тормышның күркәм өлгесе. Бер малай, ике кызга гомер биргән гаилә бүген оныклар, оныкчыклар сөя. “Дәү әни”, “дәү әти” дип өзелеп торучы 6 онык, 3 оныкчык – аларның чиксез бәхет-шатлыгы.
– Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлыгы-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың икән, – ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узучы әлеге бәхетле пар.
Бу гаилә мисалы яшь буын өчен дә үрнәк булып тора. Аларның хезмәт сөючәнлеге, сабырлыгы, бер-берсенә тугрылыгы аеруча сокландыра. Мондый нык гаиләләр җәмгыятьнең терәге, тормышның иң зур кыйммәте булып санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев