15 октябрьдә Әҗәкүл башлангыч мәктәбе коллективы Актанышның 5 нче санлы балалар бакчасында «Милли тәрбия бирүдә гаилә роле» темасына узган район семинар-практикумында катнашты.
Чара балаларның «Яфраклар биюе» белән башланып китте. Аннары халыклар бердәмлегенә багышланган чыгышлар тәкъдим ителде. Балалар, укытучылар һәм тәрбиячеләр татар һәм рус халыкларының фольклорын, гореф-гадәтләрен чагылдырган программа әзерләгән иде.
Кунаклар чыгышларны җылы кабул иттеләр, үзләре дә уеннарда катнаштылар, төрле биремнәр башкардылар. Семинарда катнашкан 40 лап тәрбияче һәм район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү эшләре методисты Наилә Назыйф кызы Хасанова чарага югары бәя бирде.
Бигрәк тә балалар бакчасы белән мәктәп арасындагы дәвамчанлыкны саклауга игътибар бирелде. Милли кыйммәтләрне балаларга кечкенәдән өйрәтүдә гаилә, балалар бакчасы һәм мәктәпнең бердәм эшчәнлеге зур әһәмияткә ия.
Нет комментариев