Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Районыбызның 11 укучысы «Автомногоборье-2023» конкурсында катнашты

Районыбызда яшьләрнең көтеп алган бәйгесе- «Автомногоборье-2023» конкурсы оештырылды.

               "Автомногоборье-2023" конкурсын ЮХИДИ идарәсе һәм Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге үткәрде. "Автомногоборье-2023" бәйгесендә технология техникумнан ун һәм Актанышның икенче санлы мәктәбеннән бер укучы катнашты. Барысы унбер укучы автомобиль йөртү осталыгын сынады.

           Конкурс ике өлешне үз эченә алган иде- теория һәм машина йөртү осталыкларын сынауның төп максаты: балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау, укучыларны урамдагы юл мохитында куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү.

"Белая" автомәктәбе базасында укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен ачыклап тест биремнәрен эшләде. Икенче өлештә инде технология техникумы мәйданчыгында автомобиль белән идарә итүдә осталык дәрәҗәсе бәяләнде. Укучыларга "Эстакада","Гараж", "Парковка" биремнәрен  тиз,төгәл хатасыз башкаруларын исәпкә алып баллар куелды. Мондый конкурста катнашу яңа гына автомобиль йөртү таныклыгы алган егет-кызларның  юл кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыта, осталыкларын арттыра. 

 
                Автомногоборьеда иң күп баллны Ринат Садертдинов җыеп I урынга лаек булды.

II урында- Данил Вәлиев, III урында Ильяс Әхмәтдинов. Призлы урыннарга ия булучылар ( аларның өчесе дә технология техникумында укый) кыйммәтле бүләкләр, кубок һәм медальләр белән хөрмәтләнделәр. Барлык катнашучыларга да истәлек бүләкләре, белешмәлекләр тапшырылды.

                  Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова "Белая" автомәктәбе җитәкчесе Рушания Әндәрҗановага һәм конкурсны үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән инструктор Раил Садертдиновка олы рәхмәтебезне җиткерәбез", диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев