Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Актаныш халкының сәламәтлек сагында торучылар хөрмәтләнде

Бүген Актаныш районында медицина советы утырышы узды. 2024 елгы эшчәнлеккә йомгак ясау киңәшмәсендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм Чаллы шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы Марат Мөхәммәдиев катнашты.

Төп доклад белән Актаныш үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев чыгыш ясады. Совет барышында районда сәламәтлек саклауның агымдагы торышы, шулай ук киләчәккә планнар һәм перспективалар турында фикер алышу узды. Киңәшмәдә катнашучылар медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшырту һәм халык өчен сәламәтлек саклауның һәркем өчен мөмкинлеген арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтте.

Әлеге чара Актаныш районында яшәүче гражданнарның сәламәтлеген тәэмин итү һәм сәламәтлек саклау системасын үстерү өчен җирле хакимиятләрнең һәм медицина учреждениеләренең үзара хезмәттәшлегенең мөһимлеген ассызыклый.

Медсовет хезмәт алдынгыларына сәламәтлек саклау өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Россия, Тататрстан Сәламәтлек саклау министрлыклары, Актаныш районы башлыгы һәм Актаныш район үзәкхастаханәсе баш табибыныэ мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары тапшыру кебек күңелле мизгелләр белән тәмамланды. 

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының яхшы һәм намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының рәхмәтенә "Актаныш үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе табибы Зәкиев Иршат Хәнәфи улы; "Актаныш үзәк район хастаханәсе"дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Такталачык табиб амбулаториясе шәфкать туташы Фәйзуллина Гөлназ Хәмис кызы;
"Актаныш үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең шәфкать туташы Әһлиева Флера Гаяз кызы, "Актаныш үзәк район хастаханәсе"дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең шәфкать туташы Мансурова Румия Марат кызы лаек булды.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫНЫҢ МАКТАУ ГРАМОТАСЫ БЕЛӘН 
Бәдертдинова Галия Фәнис кызы - "Актаныш үзәк район хастаханәсе"ДАССУның Яңа Кормаш фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры; Дәүләтова Дифинә Муллашаех кызы - "Актаныш үзәк район хастаханәсе"ДАССУ акушерлык бүлекчәсе акушеркасы бүләкләнде.

Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының рәхмәтен Имамова Ландыш Касыйм кызы-Айман фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры, кабул итеп алды.

Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, районның социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеше өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде::

Вәлиева Флүрә Таһир кызы-әйдәп баручы икътисадчы
Район башлыгының Рәхмәт хаты белән Хуҗина Гөлназ Хәлил кызы- Шәрип фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры;
Илдарова Гөлназ Таһир кызы-педиатрия кабинеты шәфкать туташы.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актаныш үзәк район хастаханәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

 Миңнекаев Булат Ильяр улы- "Актаныш үзәк район хастаханәсе"нең участок табиб-терапевты;
Шәйхуллина Рузилә Робен кызы - "Актаныш үзәк район хастаханәсе"ДАССОның көндезге стационар процедурасының шәфкать туташы;

Актаныш үзәк район хастаханәсе баш табибының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Лайпанова Лиза Рәдил кызы- "Актаныш үзәк район хастаханәсе" санитаркасы;
Хөсәенов Марат Минтимер улы-"Актаныш үзәк район хастаханәсе»нең Татар Суыксуы табиблык амбулаториясе операторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев