Котлыйбыз!
Сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының МАКТАУ ГРАМОТАСЫ белән бүләкләнделәр:
1. Хәбетдинова Филара Васил кызы – «Актаныш үзәк район больницасы» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры;
2. Шәрипова Гүзәлия Индус кызы – «Актаныш үзәк район больницасы» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең Байсар табиблык амбулаториясенең процедура шәфкать туташы.
Намуслы хезмәте, сәламәтлек саклау системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының РӘХМӘТЕ игълан ителә:
1. Латыйпов Илдус Феликс улы – «Актаныш үзәк район больницасы» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең табибы-педиатры;
2. Закирова Рәфинә Кияметдин кызы – «Актаныш үзәк район больницасы» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең Аеш фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры;
3. Харрасова Нурания Фаис кызы – «Актаныш үзәк район больницасы» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең Иске Җияш фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры;
4. Ибәтуллина Гөлнара Милс кызы – «Актаныш үзәк район больницасы» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең процедура кабинеты шәфкать туташы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев