Актаныш сукмаклары һәрвакыт чиста, карлары көрәлгән!
Кышны көтеп алдык, мул итеп яуган карларына уңыш ява диеп сөенәбез. Яуган карларны чистартып, тротуарларны даими көрәп торучы «Коммунсервис» МУП хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
«Коммунсервис» муниципаль унитар оешмасының яшелләндерү хуҗалыгы эшчеләре Актанышның барлык җәяүле сукмакларын, тротуарларны чистарта, кардан арындыра. Иртә таңнан ук хезмәттә алар.
Абыйлы-энеле Рәшит белән Радик Арслановлар, Айдар Локманов белән беррәттән хатын-кыз эшчеләр Фәнүдә Латыйпова, Алмазия Сәрвәрова, Земфира Хөрмәтуллина, Җәмилә Шәйгәрданова, Әлфия Габдуллина армый-талмый безне эшкә илтүче юлларны көрәп куялар, парклар, юл кырыйларына да тәртипне алар сала. Эш күләме бик зур, Актаныш авылы үзәге, аскы Актанышка илтүче сукмаклар, 57 бистәгә чыга торган тротуарларны чакрымга салсаң, шактый җыела, шуңа да карамастан, коллектив армый-талмый үзенә куйган бурычны бик яхшы башкара.
Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, «Коммунсервис» МУП хезмәткәрләре! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез, беләкләрегез талмасын, киләчәктә дә туган йортыбызны матурлауда уңышлар насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев