Кышка пиннек әзерләдегезме әле?
09 июль 2025, 13:37
Балалар өчен пиннек төнәткән су аеруча файдалы. Тәннәре чиста, аллергиягә, төрле авыруларга бирешми торган булып үсәләр. Салкын тигәндә, ютәл төшкәндә бик файдалы. Пиннек суы балаларны тынычландыру үзлегенә ия. Юкка гына түгел инде, элек яңа туган балаларны да пиннек суында коендыралар иде. Чөнки ул кендек ярасын тиз төзәтә. Өлкәннәргә буыннар сызлаганда менә дигән дәвалау чарасы да.