Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

«АВЫЛ ТУРИСТИК ВЕЛОПОХОДЫ»: Яңа Әлем укучылары авыллар тарихы белән танышу максатыннан велосәяхәт уздырды (фото һәм видео)

Яңа Әлем мәктәбенең 7, 8, 9 нчы сыйныф укучылары бүген Актаныш- Яңа Әлем- Иске Әлем- Чишмә- Меңнәр авыллары маршруты буенча велосәяхәткә чыкты.

 

          Велосәяхәттә 14 яше тулган укучылар белән бергә  укытучылар һәм авыл яшьләре дә катнаша. Сәяхәтчеләрнең киемнәре-гадәти генә түгел, янып торган төсләрдәге шлемнар, курткалардан торган экипировка нәкъ менә велосипед походлары өчен эшләнгән.

Мәктәп Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының "Авыл туристик велопоходы" грантына лаек булган иде.

Бүгенге велосәяхәт грант акчалары ярдәмендә тормышка ашырыла.

                 Мәктәп директоры Илназ Шәрипов велосәяхәтне оештыручыларның берсе. Ул үзе дә махсус киемнәрдән укучылар белән бергә 5 авыл аша үтә торган юлны узачак.

- Һәр авылда тукталачакбыз. Алдан сөйләшенгән кешеләр безгә авыллар турында мәгълүмат бирәчәк. Балаларга авылларның тарихы, күренекле шәхесләре турында сөйләячәкләр. Соңгы тукталыш Меңнәр авылында, биредә без балалар белән ял итәчәкбез, ачык һавада учак ягып, ашарга пешереп сыйланып кайтачакбыз,- дип безгә велопоходның эчтәлеге белән таныштырды Илназ Шәрипов. 

          Укучылар мондый поход буласын белгәч, нык сөенгән. Хәтта, атна саен чыксак иде, дип теләк белдерә алар.

Саф һавада бергәләп коллектив белән сәяхәт итү, туган төбәгебезнең тарихы белән танышу, укытучылар белән формаль булмаган аралашу егет-кызларга бик ошый. Сәяхәткә чыкканчы укучылар сыйныфларда юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшереп кабатлаган.

Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен бозмау турында да имзаларын куйганнар. 

 - Безгә велопоход буласын 3 көн алдан әйттеләр. Ничек киенрегә кирәклеген дә искәрттеләр. Велосипеды булмаганнарга борчылмаска куштылар, аларга мәктәп үзенең велосипедын биреп торачак. Бу походка бик барасыбыз килде,- ди 9 нчы сыйныф укучысы Лилия Муллахмәтова.


                 Грант проектында язылганча, походта 15 кеше катнашырга тиеш. Актив спорт чарасы күпләрдә кызыксыну уяткан, велосипедчылар саны 23 кә тулган.

Илназ Шәрипов мондый сәламәтлек чараларын киләчәктә дә оештырырга уйлый. Шулай ук киләсе елда грант проектларында катнашу да төп максатларның берсе.

                Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре миниятрлыгының грант конкурсында республика буенча 51 катнашучы акчалата ярдәм откан. Яңа Әлем мәктәбенә 220 мең сум күләмендә акча кайткан. Салымга тотып калынганнан соң калган суммага киемнәр сатып алганнар.

Поход ахырында ризык әзерләргә дигән азык-төлек тә шул акчага алынган. 

                       "Авыл велопоходы" грантының максаты- укучыларга Актаныш районы тарихын, мәдәниятен, күренекле кешеләрен күбрәк таныту, тулы мәгълүмат бирү һәм балаларны, әлбәттә инде,  сәламәт яшәү рәвешенә тарту. Яңа Әлем мәктәбе коллективы бу максатка тулысынча ирешер дигән теләктә без. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев