Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Алма- Бирмә!

Ришвәтчелек гражданнарның түземсез мөнәсәбәте нәтиҗәсендә җәмгыятебездән кысрыклап чыгарылсын!

Коррупциягә каршы көрәш дәүләт сәясәтенең өстенлекле бурычларының берсе һәм хокук саклау органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора, әлеге органнарга коррупциягә каршы законнарны гамәлгә ашыруда һәм аны үтәүне тәэмин итүдә үзәк урын бирелә.

Мондый көрәш катгый рәвештә һәр хокук саклау органы өчен билгеләнгән компетенция кысаларында башкарыла. Татарстан Республикасы хокук саклау органнары тарафыннан коррупциягә юнәлешендәге 1196 җинаять ачыкланган, бу узган ел белән чагыштырганда 0,9 процентка артык. Узган ел бу сан 1185 булган.

Коррупциянең гомуми зыян күләме 3 млрд 34 млн 463 мең сумны тәшкил иткән (2022 елда 2 млрд 949 млн 954 мең сум). Шушы сумманың 1 млрд 24 млн 917 мең сумы (2022 елда 1 млрд 597 млн 705 мең сум) компенсацияләнгән.

Коррупция юнәлешендәге иң күп җинаятьләр Казан шәһәрендә теркәлгән– 589 очрак (2022 ел – 575). Чаллы шәһәрендә – 169 (2022 ел – 88), Бөгелмә районында – 44 (2022 ел – 10), Яшел Үзән районында – 43 (2022 ел – 70), Арча районында – 40 (2022 ел – 43), Әлмәт районында – 38 очрак (2022 ел – 46).

Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Айдар Фәрдиев белән замананың иң куркыныч афәтенә каршы көрәшнең районыбызда ничек оештырылуы турында сөйләшәбез.

-Районыбызда ришвәтчелек дәрәҗәсе кимүгә табамы, Айдар Фәнисович?

-Коррупциянең җәмгыятебезгә, халыкка, үзебезгә никадәр рухи , матди зыян китерүе турында күпме генә сөйләп, аңлатып торсак та, сез әйтчкәнчә, бу афәтнең тамырына балта чабу шактый четерекле. Актаныш муниципаль районында 2023 елда коррупциячел характердагы 5 җинаять ачыкланды, алар буенча 3 гражданга карата 5 җинаять эше кузгатылды. 

- Коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән закон таләпләрен, чикләүләрне һәм бурычларны үтәү, аерым алганда, керемнәр, мөлкәт турында чыгымнар һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирүдә дә еш кына төгәлсезлекләр килеп чыга. Район башлыгы Ленар Зарипов коррупциягә каршы көрәш комиссиясендә бу мәсьәләгә еш  туктала, "Кайберәүләр белмәү аркасында җаваплылыкка тартыла, аңлатырга кирәк!" дигән сүзләрен һәрвакыт кабатлый. Димәк, әле бу уңайдан эшлисе эшләр бар әле?

- Үзләренең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы керемнәре, шулай ук тормыш иптәшенең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы керемнәре, шулай ук балигъ булмаган балаларының керемнәре буенча 263 хезмәткәр: аның 66-сы  муниципаль хезмәткәр, 193-е депутат, шуларның 24-е даими нигездәге депутат, 169ы даими булмаган нигездәге депутат мәгълүмат тапшырды. Коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплылар 2023 елда Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән методик тәкъдимнәрне кулланып, муниципаль хезмәткәрләрнең һәм 2022 елда муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы мәгълүматларга анализ ясады. Агымдагы елда дүрт закон бозу очрагы ачыкланды. Актаныш районы прокуратурасы 2023 елда "Коррупциягә каршы тору турында"гы Федераль закон таләпләрен үтәүне тикшерде. Муниципаль хезмәткәрләр арасында 4 хокук бозу очрагы ачыкланды. Барлык очраклар буенча да чаралар күрелде.

- Актаныш муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны биләүче муниципаль хезмәткәрләргә һәм затларга карата хисап чорында ышанычны югалту буенча эштән азат итү рәвешендә юридик җаваплылык чараларын куллану фактлары юк дип беләбез. 

- Әйе, андый фактларга районыбызда юл куелмады. Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 25 августындагы ПУ-569 номерлы Указы белән расланган Комиссия турындагы Нигезләмәнең 8 статьясы таләпләренә туры китереп Дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм Актаныш муниципаль районында мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Комиссия эшенә аерым игътибар бирелә. 2023 елда комиссиянең 11 утырышы уздырылды, анда 17 мәсьәлә каралды. 

- Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе районыбызда ришвәтчелеккә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда төп инструментларының берсе. 

 

-Муниципаль хезмәткәрнең эшчәнлегендә мәнфәгатьләр конфликты булу-булмавы турында барлык мәгълүмат муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәве Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре мәнфәгатьләре конфликтларын ачык тавыш бирү юлы белән җайга салу буенча комиссия утырышларында карала. Аналитик материаллар әзерләү, чыгышларны әзерләү барышын контрольдә тоту, комиссия утырышларының протоколларын алып бару һәм комиссия эшенең нәтиҗәләрен муниципаль районның рәсми сайтында һәм районыбызның массакүләм мәггълүмат чараларында яктыртуга кагылышлы барлык оештыру эшләре, җаваплы затларның комиссия карарларын үтәү срокларын контрольдә тоту район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесенә йөкләнде. Комиссия утырышларында кабул ителгән барлык карарлар җирле үзидарә органнарына һәм җаваплы башкаручыларга җиткерелә.

Хисап чорында муниципаль район комиссиянең 4 утырышы үткәрелде, анда 19 мәсьәлә каралды, тиешле карарлар кабул ителде һәм кабул ителгән карарларны үтәү буенча җаваплы затлар билгеләнде, аларны үтәү сроклары күрсәтелде. Комиссия эшчәнлегенең барлык материаллары җирле массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртыла, ә комиссия утырышларының протоколлары муниципаль районның рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә урнаштырыла. Комиссиянең барлык утырышлары прокуратура вәкиле һәм район эчке эшләр министрлыгының бүлек вәкиле катнашында уза. 2023 елда Актаныш районы прокуратурасыннан авыл җирлекләренә кагылышлы 26 күрсәтмә кертелгән. Барлык тәкъдимнәр дә каралып, хокук бозулар үзгәрешләр кертү юлы белән бетерелде.

- Әйе, комиссия утырышларында без-районыбызның массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче журналистлар даими катнашабыз. Ришвәтчелеккә каршы көрәшне чагылдырган материалларны әзерләүдә сезнең ярдәмегез бик зур Айдар Фәнисович, моның өчен рәхмәт сезгә. Менә шундый эшлекле хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, үзем дә республиканың интернет сайтлары арасында иң яхшы коррупциягә каршы көрәш язмаларын  авторы буларак мактаулы беренче урынны яуладым. Алга таба да хезмәттәшлегебез уңышлы дәвам итсен!

 

Әйе, сезне уңышларыгыз белән тагы бер кат котлыйм! 2022 елның 9 декабрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә район администрациясе утырышлар залында муниципаль район башлыгы Л.Р. Зарипов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д. М. Әнвәрова, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Р. М. Шакирова белән берлектә коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади эшләр республика конкурсының җиңүчеләрен, призерларын һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде. Призерлар 10 номинациядә билгеләнде, аларга һәм  җитәкчеләренә дипломнар, мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

-Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору эшендә булган кимчелекләрне ачыклау максатыннан мониторинглар үткәрелде бит. Әлеге мониторинг нәтиҗәләре буенча алдагы эшчәнлеккә нинди нинди максат-бурычлар билгеләдегез?


«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законның 27.1 статьясының 6 өлеше, «Россия Федерациясенең дәүләт гражданлык хезмәте турында»2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы Федераль законның 59.3 статьясының 3 өлеше нигезендә  2023 елда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары тарафыннан бирелгән керемнәр турындагы мәгълүматларга анализ ясалачак. 

Ведомство карамагындагы учреждениеләрдә мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу турындагы таләпләрне үтәүне тәэмин итеп, шул исәптән күрсәтелгән учреждениеләр җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә методик һәм практик ярдәм күрсәтү юлы белән аңлату эшләре алып барачакбыз.

Иҗтимагый оешмалар һәм яшьләр хәрәкәтләре вәкилләре белән берлектә коррупциягә каршы агитация чаралары, шул исәптән дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының җитәкче составы катнашында массакүләм мәгълүмат чараларында чыгышлар ясау, басма һәм электрон матбугат чараларында коррупция күренешләренә карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән материаллар эшләү юлы белән коррупциягә каршы агарту эшен оештырырга исәплибез.

- Ниятләгән эшләрегезне уңышлы башкарып чыгарга язсын. Ришвәтчелек, сез әйткәнчә, гражданнарның түземсез мөнәсәбәте нәтиҗәсендә җәмгыятебездән кысрыклап чыгарылсын!

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев