Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Республиканың "Иң яхшы комбайнчы-2021 бәйгесе җиңүчеләре арасында 14 райондашыбыз хөрмәтләнде

Август аенда Татарстанда “Иң яхшы комбайнчы-2021” республика конкурсы игълан ителгән иде. Әлеге бәйге ел саен комбайнчы һөнәренең дәрәҗәсен үстерү, уңышны тиз һәм сыйфатлы итеп суктырып алу, шулай ук урып-җыю техникасы паркын эффектлы куллану максатыннан үткәрелә.

Быел министрлыкның конкурс комиссиясе 235 җиңүчене билгеләде. Монда иң күп суктыру һәм иң күп егу күрсәткечләре искә алынды. Бу уңайдан комбайннар егәрлеккә бәйле рәвештә 4 төркемгә бүленде.

Республика бүләгенә лаек булган районыбызның кыр батырлары белән таныштырабыз. 


Илдар Хәмзин, «Әнәк» агрофирмасы, 1649 тонна суктырган,
Фәрит Нәбиев, «Әнәк» агрофирмасы, 1975 тонна суктырып алган,
Илсур Зарипов, «Әнәк» агрофирмасы, 2695 тонна суктырып алган, 
Эльбрус Мөхәммәтов, «Актаныш» агрофирмасы, 2542 тонна суктырып алган,
Алмарис Шәрәфиев, «Әнәк» агрофирмасы, 2601 тонна суктырып алган,
Дамир Гыйздәтуллин, «Әнәк» агрофирмасы, 3015 га мәйданнан бөртеклеләр җыйнап алган, 
Раил Зарипов, «Әнәк» агрофирмасы, 2659 га мәйданнан бөртеклеләр җыйнап алган, 
Филүс Салихгалиев, “Саф” хуҗалыгы, 2400 га мәйданнан бөртеклеләр җыйнап алган,
Фоат Дәүләтов, “Актаныш” агрофирмасы, 1345 тонна суктырып алган,
Марсель Мисбахов, «Әнәк» агрофирмасы, 1225 тонна суктырып алган, 
Назим Миркасыймов, «Әнәк» агрофирмасы, 1225 тонна суктырып алган,
Фердинант Закирҗанов, «Әнәк» агрофирмасы, 1690 тонна суктырып алган,
Артур Харисов, “Тамыр” хуҗалыгы, 1645 тонна суктырып алган,
Уалихан Әдәмбаев, «Әнәк» агрофирмасы, 1627 тонна суктырып алган.

Кыр батырларын зур уңышларга ирешүләре белән котлыйбыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев