Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

КӨЗЕН КӨЛГӘ, ЯЗЫН САЗГА ЧӘЧ: "Әнәк" агрофирмасында көзге чәчүне башладылар (фотолар)

Бүген, 18 август көнне "Әнәк" агрофирмасының Әтәс бүлекчәсендә көзге чәчүгә чыктылар. Басудан тракторлар узганда тузан уйнап кала. "Шушындый коры туфракка төшкән иген бөртекләре тишелерме, механизаторларның хезмәте бушка калмасмы?" дигән сорау һәркемне борчый.

           "Әнәк" агрофирмасының Әтәс бүлекчәсендә электән "Игенче" хуҗалыгында хезмәт куйган абыйлар эшли.

Алар туган туфракның, туган авылның басуларының һәр карышын нечкәлекләренә кадәр белә.

Тузан уйнап торган басуга карап уфтансалар да, яхшыга өметләнәләр. Ашлама ташучы Әзһәр абый Гыймазетдинов бу уңайдан халык мәкален мисалга китерде:

   - Көзен көлгә, язын сазга чәч!" дигән борынгылар. Сентябрь башында яңгырлар булачак диләр инде.Әгәр яуса, бөртекләр рәхәтләнеп күтәреләчәк,-ди озак еллар механизатор булып эшләгән Әзһәр абый.

Тәҗрибәле игенченең сүзләренә бүлекчәнең агрономы Фирдәвис Гатин кушыла:

- Бикчәнтәйнең бу басуы-элеккеге люцерна үләне чәчелгән җирләр. Беренче чабудан соң ук бу басуны өч кат эшкәрттек. Бүген 218 гектар мәйданга "Тантана" сортлы арыш чәчүне башлап җибәрдек. Аннан 1000 гектарга көзге бодай чәчәчәкбез. Һава торышының кызу торуы нык борчый, туфракта дым бөтенләй юк. Яңгырлар көтәбез. 

Районда гына түгел, республикада мактаулы механизатор Радик Габидинов көзге чәчүгә җирләр әзерләгәннән соң беренче буразналарны сызып арыш чәчүгә керешкән. Зөбәердән үк килеп эшләүче Радик абый эшләргә җилкенеп, ашкынып тора. 

      Бөртеклеләр югары уңыш бирсен өчен катлаулы ашлама кушылган. Орлыклар кондицияләнгән, авыруларга һәм бөҗәкләргә каршы препаратлар белән эшкәртелгән. 

   КамАЗ машинасы белән чәчүлек орлыкны Фәвәсим Гыйльфанов ташый.

    Орлык җиргә иңдерелү белән туфракны трамбовкалау оештырыла. МТЗ-82 тракторында Марсель Насыйров ел саен әлеге җаваплы вазыйфада. 

    Алдан культивацияләү бара, ансын Джон-дир тракторы белән Илгизәр Хәмәдиев башкара. 

      Бер үк вакытта бүлекчәдә көзге чәчүгә җир әзерләнә. 5 мең гектар җир хәстәрләнеп, яртысы тирәнтен сөрелеп куелган.

     Бу дым саклауда иң отышлы фактор. Бүгенгә 2 мең гектар мәйдан көзге чәчүгә әзер. Көзге чәчүгә тотынганчы барлык техника җир эшкәртүдә булган.

Хәзер Фидәес Гәрәев Джон-Дир агрегаты белән үзе генә калган мәйданнарга хуҗа, көн саен 40 гектар мәйданда җир эшкәртә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев