Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Украинадагы хәрби хәрәкәттә батырларча һәлак булган райондашыбыз Сергей Мосолов "Батырлык ордены"на лаек булды

Украинадагы хәрби хәрәкәттә батырларча һәлак булган Сергей Мосолов Россия Федерациясенең олы бүләгенә лаек булды.

       Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән Сергей Александрович "Батырлык ордены" белән бүләкләнде. 

           Сергей Мосолов 1989 елның 21 февралендә Актаныш районы Мари Суыксу авылында дүртенче бала булып дөньяга килә. Мәктәпне 2006 елда көмеш медальгә тәмамлап, Казан хәрби училищесына укырга керә. Аны Кызыл дипломга тәмамлаганнан соң 2010-2011 елларда хәрби хезмәткә алына һәм лейтенант званиясендә укыту-танк ротасын җитәкли.2020 елда хәрби хезмәтне, капитан званиесендә, контракт нигезендә дәвам итә, танк взводын җитәкли. Сириядәге, Таҗикстандагы хәрби хәрәкәтләрдән исән-сау кайткан батыр якташыбыз Украинадагы операцияләрдә дә үзен чын герой итеп таныта.Сергей Мосолов 26 апрельдә һәлак булды. 5 май көнне туган авылы Мари Суыксуда батыр райондашыбыз белән хушлашу мәрасиме- митинг узды. Авылдашлары Сергейның исемен мәңгеләштереп мәктәп территориясендәге "Хәтер бакчасы"на җимеш агачлары утыртты.

           Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов шушы көннәрдә "Батырлык ордены"ның Сергей Мосолов гаиләсенә тантаналы төстә тапшырылачагын әйтте. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев