Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Азнакайдан хәйрия концерты килде

Азнакайлылар, Актанышка килеп, ачык һавада хәйрия концерты күрсәтте. Изге ният белән йөрүчеләр һәрвакыт соклану уята. Артистларның һәм оештыручыларның инвалидлар оешмасы икәнен белгәч – бигрәк тә.

Концерт “Хәйриячелеккә бер адым” дип атала. 1 сентябрь – Белем көне якынлаша. Балалар мәктәпкә барачак. Концерттан кергән акчаны уку кирәк-ярагы алыр өчен мохтаҗ гаиләләргә бирү ниятләнгән.

Үзләренең чыгышларын алар көндез – Пучы картлар йортында, кичен “Яшьлек” мәдәни үзәге каршындагы мәйданда тәкъдим иттеләр.  Автор-башкаручы Ләйлә Кәрамова берничә җыр башкарды, концертны алып барды. Үзе язган “Актаныш” җырын беренче тапкыр халык алдында башкарды. Бер җырын райондашыбыз – сәхнә йолдызы Лилия Хөсәенова башкарды.

– Искиткеч талантлы кешеләрне алып килдек. Күзләре күрмәсә дә, концертларда катнашып, төрле чараларның үзәгендә катнашучы гаиләбез дә бар. Хәйрия концертыбыз белән аз гына булса да мохтаҗ балаларга ярдәм итә алсак, әлбәттә, Корбан бәйрәме аенда безнең өчен зур шатлык. – диде Ләйлә ханым.

Үзе ул 8 елга якын Азнакай районы Актүбә эшчеләр бистәсенең инвалидлар оешмасы рәисе булып эшли икән. Төрле райондагы инвалидларга ярдәм итәләр. Эшмәкәрләр белән берлектә.

Ләйлә ханым Мөслим районы Яңа Карамалы авылында туып-үскән. “Актанышта бик күп туганнарым яши. Сезнең якка бик еш киләбез. Табигате, халкының гүзәллеге үзенә тартып тора. Шулар миңа җыр язарга этәргеч ясады. Актанышка килгән саен, картлар йортына бармыйча калмыйбыз”, – ди.

“Бүген сезнең каршыгызда Азнакай шәһәренең якты йолдызлары чыгыш ясый”, – дип тамашачыга мөрәҗәгать итте ул фонтан каршындагы сәхнә-мәйданда.

Чыннан да, кемнәр чыгыш ясаячак икән дигән сорау белән, бераз шикләнебрәк калды, ахры, актанышлылар. Тамашачы да ул кадәр күп түгел иде. Бәлки алдан реклама җитенкерәмәгәндер. Ләкин килгән кешеләргә үкенерлек булмады ул.

Концерт башланыр алдыннан Ләйлә Кәрамова белән сөйләшеп алган идек.

– Нинди юллар аша үтеп килдегез, каршылыклар очрамадымы?

– Актаныш район башлыгына хат белән мөрәҗәгать иттек. Аларның ризалыгын алып кына килдек концерт куярга.

Реклама

– Кемнәр чыгыш ясый?

– Гүзәл Ильясова– тумыштан сукыр, бернәрсә дә күрми, әмма һәрвакыт безнең белән. Казан шәһәренә барып, каты режимдагы төрмәдә дә чыгышлар ясаганыбыз бар. Тормыш иптәше Валера Зиннәтуллинның күрүе дә 2 процент кына. Биюче кызыбыз Ләйлә Ибраһимова – ишле гаиләдән. Гимнаст кызыбыз өчен махсус йомшак келәмнәр алып килдек.

 

– Тагын кайларда чыгышлар ясыйсыз?

– Мөслим, Лениногорск, Сарман, Азнакай районнарында даими тамашачыбыз бар. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында концертларны ераграк төбәкләргә дә алып чыгабыз. 6 районны берләштергән инвалидлар төркеме белән иҗат итәбез. Кая барсак, шул районның артистлары, инвалидлары да безнең концертыбызда катнаша.

– Концертларны оештыру өчен финанс мәсьәләсе ничек хәл ителә?

– Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин юл чыгымнарын күтәрә. Бүген машинаны такси хезмәте бирде. Сезнең якташыгыз – “Протон” җәмгыяте җитәкчесе Ренат Нуретдинов ягулык белән тәэмин итте. Бу якларга кайчан гына килсәк тә, ул шатланып булыша.

– Сезнең күңел халәтегез?

– Хәзер күпләр акча, байлык белән дан казанып яши. Ләкин аны беркем дә үзе белән алып китә алмый. Җир йөзендә ясаган изгелек кенә чын кеше булып калырга ярдәм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев