Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

ХӘЙРИЯ: Әйдәгез бергәләп мәктәпкә җыенырга булышыйк әле!

“Мәктәпкә әзерләнергә булыш” Республика хәйрия акциясе 2018 елда Татарстан Республикасында, шулай ук Актаныш районында да 12 нче тапкыр уздырыла.

Аның төп максаты: аз керемле, күп балалы, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны яңа уку елына әзерләүдә булышлык итү. 

Безнең районда 2018-2019 уку елына 379 бала 1 нче сыйныфка укырга бара. Шулар арасында аз керемле, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да бар. 

 Һәрбер бала мәктәп бусагасына 1 нче тапкыр аяк басканда, үзен бу дөньяда кирәкле кеше итеп хис итәргә тиеш. Аның үз-үзенә ышанычы, дөньяга карашы да шул вакытта гына дөрес формалаша. 

 Шуларны истә тотып, хөрмәтле Җитәкче, үз мөмкинлегегездән һәм Сез җитәкчелек иткән оешмада эшләүчеләрнең мөмкинлекләреннән  чыгып, аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән, яки аларны  алу өчен акчалата ярдәм итүегезне сорыйбыз. 

Ярдәмнәр Игелек үзәгенең 6 бүлмәсендә кабул ителә (Актаныш авылы, Юбилей урамы, 45 йорт).

Шулай ук түбәндә күрсәтелгән реквизитлар буенча да күчерү мөмкинлеге бар.
Актанышская РО ОО «ТРО ВОИ»-Общество инвалидов РТ» ПАО «Ак БАРС» Банка г. Казань с. Актаныш
 ИНН 1604008830 КПП 160401001
Р/С 40703810105979000003
к/с 30101810000000000805  БИК 049205805

 Белешмәләр өчен телефоннар: 3-02-80; 3-14-11; 3-11-46.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев