Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Рөстәм Миңнеханов тагын бер яшь баланың хыялын чынга ашырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайдан Айгөл Хәйруллинага «Ак Барс» уенына билет бүләк итте.

Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе»конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында кызның теләкләре язылган открытканы чыршыдан алды.   

Акция Татарстанда 2014 елда гамәлгә кергән “Минем белән хыяллан” Бөтенроссия хәйриячелек проекты буенча оештырыла. Ә Айгөл открыткага “Ак Барс” командасының уйнаганын карарга теләве турында язган. Президент аңа “Ак Барс”ның Магнитогорскидагы “Металлург” командасына каршы уенына билет бүләк итте.

Уеннан соң Айгөл Казан клубы хоккейчылары белән аралаша алачак.

https://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев