Актаныш

СЕЗ МОНЫ БЕЛӘ ИДЕГЕЗМЕ?: Инвалидларга нинди ташламалар каралган?

Инвалидларга түбәндәге ташламалар каралган:

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, «Россиядә инвалидларны социаль яклау турында»гы 181нче закон нигезендә (2005 елның 24 ноябреннән гамәлдә), инвалидларга түбәндәге ташламалар каралган.


Акчалата ярдәм


I группа инвалидлар
2018 елның 1 февраленнән ай саен 3626,98 сум акчалата түләү
 
II группа инвалидлар
2018 елның 1 февраленнән ай саен 2590,24 сум акчалата түләү
 
III группа инвалидлар
2018 елның 1 февраленнән ай саен 2073,51 сум акчалата түләү
 
Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә субсидия

 
Барлык группа инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрдә кайбер ташламалар каралган.


– Наем нигезендә алынган торак өчен (күп фатирлы йорт булганда, аның белән идарә итү, йортның уртак милкен төзекләндерү, агымдагы ремонт өчен ¬түләү), салкын, кайнар су, электр уты, җылылык өчен түләгәндә; үзәк җылыту системасы булмаган авыл өйләрендә, җылылык өчен тотылган чыгымнар өчен түләгәндә, торак-коммуналь хезмәтләргә 50 процент ташлама ясала.
 
Социаль хезмәтләр җыелмасы
 
«Дәүләт социаль ярдәме турында»гы 178нче федераль закон буенча (1999 елның 17 июленнән гамәлдә) инвалидларга социаль хезмәтләр җыелмасы:  табиб язган рецепт буенча бушлай дарулар белән тәэмин ителү, кирәкле тернәкләндерү чаралары алу, табиб күрсәтмәсе белән шифаханәгә юлламалар алу, шәһәрара транспорт, тимер юлы транспортында дәвалану урынына бушлай барып кайту мөмкинлеге бирелә.


I группа инвалидларны озатып барган кешене шифаханәгә юллама белән тәэмин итү һәм дәвалану урынына бушлай бару мөмкинлеге каралган.
 
Юл йөрү өчен ташлама
 
Республикада физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләр өчен җәмәгать транспортында йөргәндә бердәй социаль юл йөрү билетлары һәм инвалид балаларга аерым бердәй балалар социаль юл йөрү билетлары – электрон транспорт карталары бар. Инвалид балалары булган әти-әниләргә дә мондый билетлар каралган. Өлкәннәр өчен социаль юл йөрү билетының бәясе – 466 сум.+
 
2005 елның 11 ноябреннән гамәлгә кергән 209нчы закон буенча барлык федераль ташламага ия категория кешеләр, шулай ук инвалидлар, навигация вакытында шәһәр яны су транспортында йөргәндә 50 процент ташламага хокуклы.
 

чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=23713

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: