Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Татар блогерлары карантинда булган авыруларга бүләкләр алып килде

Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән сигез кеше Йогышлы авырулар хастаханәсендә ята.

Блогерлар күчтәнәчләр, чәк-чәк, бал, шулай ук милли киемнәрдәге курчаклар һәм китаплар алып килгәннәр. Алар арасында Илназ Габидуллин (@kizik_mizik), Ринат Галиәхмәтов (@tatar_malay), Илүзә Галиәхмәтова (@iluzyshka_tamlyshka) һәм Резеда Миннегулова (@rezedaking) бар. 

 

 

 

Instagramда  блогерлар ватандашларын бәладән ташламаулар, һәм уңай хисләр кәефне күтәрәчәк, дип билгеләп үтте.

Лайнердан кайткан татарстанлылар шул рәвешле туган республикаларының кайгыртуын, ә кунаклар – Татарстанның кунакчыллыгын тоячак, дип язалар акциядә катнашучылар.

Лайнер бортыннан китерелгән барлык россиялеләр табибларның аерым изоляцияләнгән бокста даими күзәтүендә, алар өчен барлык шартлар да тудырылган. Хастаханәдә бөтен кирәкле препаратлар бар. Ә медперсонал шулай ук пациентлар белән бергә карантинлы бинада яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев