Актаныш

Ярдәм тартмалары ияләренә тапшырылды

Бүген азык-төлек тартмалары автобусларга төяп авыл җирлекләренә озатылды

undefined

29 апрель көнне Актанышка “Ярдәм янәшә!” акциясе кысаларында 666 тартма азык-төлек җыелмасы килде. 30 апрель көнне исә азык-төлек тартмалары автобусларга төяп авыл җирлекләренә озатылды.

Безнең иҗат төркеме Татар Суыксуы авыл җирлегендә булып, аларны өләшү барышында катнашты.

- Җирлегебездә ярдәмгә мохтаҗ булган 33 гаилә бар. Аларның дүртесе Яңа Кормашта, калганнары Татар Суыксуы һәм Мари Суыксуы авылларында. Шушы категория гражданнарга ярдәм иткәннәре өчен хөкүмәтебезгә зур рәхмәт. Җирлек, зур, төрле милләт яши. Шулай булса да, барыбыз да дус-тату. Аңлашып эшлибез һәм яшибез. Бу афәтләр үтеп, киләчәктә дә матур итеп яшәргә язсын, - ди Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина.

Реклама

-Президентыбызга шушылай ярдәм иткәне өчен чын күңелдән рәхмәтемне әйтәм. Бу баләләр тизрәк бетсен, киләчәгебез якты булсын, - ди Яңа Кормаш авылыннан Көлемсәр Хәбирова.

undefined

undefined

undefined

undefined

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: