Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

ҖЫЛЫТАСЫ ИДЕ ҖАННЫ ДА...: ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры, якташыбыз Азат Хамаев Актанышның картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләргә Корбан ашы оештырды

22 август көнне оештырылган мәҗлескә ул корбан ите җибәргән һәм матди ярдәм күрсәткән. Министрның ярдәме белән табынга чәй тәмнәре, ризыклар алынган.

Корбан бәйрәме  мөселманнар өчен гаять зур әһәмияткә ия. Әлеге изге бәйрәм,  Рамазанны  билгеләп үтеп, 70 көн узгач  килә һәм ул өч  көн дәвам итә. Шушы өч көн эчендә мөселман кешесе сый-хөрмәткә юмарт була. Туганнарга һәм якыннарга бүләкләр өләшү, шулай ук  күңелеңә хуш килгән кешеләрне  табын янына чакыру гадәте дә  бар. Әлбәттә,  ярлылар һәм мохтаҗларны сыйлау да мөһим.

Актаныш районында байтак еллар инде картлар йорты эшләп килә.Илдә ятимнәр өчен балалар йортлары кирәк булган кебек, кызганычка каршы, картларныкына да ихтыяҗ зур. Бүген әлеге уртак йорт үз түбәсе астына 56 ятим җанны сыендырган, аларның күбесе үзебезнең район кешеләре, арада читтән китерелгән өлкәннәр һәм инвалидлар бар. 

Биредә бер гаилә булып яшәгән үксез әби-бабайлар  өчен махсус  Корбан ашы уздыру күркәм гадәткә әверелгән. Хәер, сыену урынын Пучыда урнашкан  картлар йортында  табучыларга ел әйләнәсе игътибар кимеми. Хәйрия чараларында районның  хуҗалык, җирлек җитәкчеләре, эшмәкәрләр теләп катнаша. 

Бәйрәм көннәрендә  Пучы картлар һәм инвалидлар йортына корбан ите, күчтәнәчләр белән килүчеләр күп булган.  Быел Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры,   Азат Хамаев та  корбан гаетендә биредә тәрбияләнүче өлкәннәргә игелек күрсәтәкән – 22 август көнне оештырылган мәҗлескә  ул корбан ите җибәргән һәм матди ярдәм күрсәткән. Якташыбызның ярдәме белән табынга чәй тәмнәре, ризыклар алынган. 

Реклама

Азат Кыям улы тарафыннан юлланган бәйрәм котлавын һәм аның  изге теләкләрен  картлар йортында яшәүчеләргә ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча җитәкчесе Ландыш Бариева тапшырды. 
– Корбан гаетенең максаты кешеләрнең күңелендә шатлык-сөенеч хисләре уятуга гына кайтып калмыйча, халыкта, бигрәк тә яшь буын вәкилләрендә мохтаҗларга мәрхәмәтлек, әти-әнигә, өлкән яшьтәге кешеләргә карата ихтирам-хөрмәт хисе тәрбияләүне дә күз уңында тота, – дип билгеләп үтте Ландыш Фирдәвис кызы. 

Игелек һәм ярдәмнәре өчен барлык шәфкать ияләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез,-  дип хәбәр итте безгә  район картлар һәм инвалидлар йорты директоры вазыйфаларын башкаручы Энзилә Мәүләү кызы Нәгыймова,саваплы чарага ихластан сөенеп. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев