Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген изге җомга көнендә Актаныш авылының ике зиратында зур өмә

Бүген, 22 октябрь Актанышта өмә көне итеп билгеләнде. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин авылның ике зиратында да иртәннән үк эш кайнавын хәбәр итте.

      Актаныштагы зиратларның аяныч хәлдә булуы, аннан соң берничә тапкыр шимбә өмәләре оештырылуы турында язган идек. Соңгы йортларны җыештыру, куак-агачлардан арындыруда өлкәннәр, яшьләр катнашты. Аларга укучы балалар да булышты.

       Бүгенге өмәгә исә куәтле техникалар җәлеп ителгән. Зиратлардагы каберләрне каплап үсүче юан агачлар киселә, җыелган чүпләр түгелә.

Реклама

Актанышбаш авылы янындагы зиратка япмалы урын- навес ясалачак. Бүген япманың идәне җәелде, ул бетон плитадан булачак. Шулай ук чүп түгү урыны үзгәртелде.

Өмәне оештыручылар - районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин һәм авыл башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хуҗин җыештыруда катнашкан барча оешмаларга һәм авылдашларга олы рәхмәтен белдерде. Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе, "Актаныш юллары", "РемСтрой", "Коммунсервис-Актаныш" җәмгыятьләре хезмәтчәннәре һәм җитәкчеләре зиратны тәртипләүдә үзләреннән зур өлеш кертте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев