Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Эшләми торган ял көннәрендә кайсы оешмаларның ачык булачагын иртәгә игълан итәләр

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш эпидемиологы Дмитрий Лопухов вакцинация пунктларының өзлексез эшләячәген искәртте. Татарстан хакимияте иртәгә эшләми торган ял көннәрендә өзлексез цикл предприятиеләренең ничек эшләячәген белдерәчәк. Бу хакта вакцинация турында махсус туры эфирда Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде.

Татарстан хакимияте иртәгә эшләми торган ял көннәрендә өзлексез цикл предприятиеләренең ничек эшләячәген белдерәчәк. Бу хакта вакцинация турында махсус туры эфирда Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиядә ил Президенты тарафыннан эшләми торган ял көннәре билгеләнде. Бу вакытта өзлексез цикл предприятиеләре ничек эшләячәге турында бөтен мәгълүмат иртәгә оператив штаб Һәм брифинг кысаларында, документлар имзалангач, игълан ителәчәк», – диде спикер.

Ләйлә Фазлыева, әйтик, аэропортлар һәм медицина учреждениеләре ябылмаячагын әйтте.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш эпидемиологы Дмитрий Лопухов вакцинация пунктларының шулай ук өзлексез эшләячәген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев