Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ИҢ ҮРНӘГЕ- КӘЗКӘЙ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Бүген район хакимиятенең кече утырышлар залында 25 форма-киңәшмә узды.

 Район җитәкчелеге авыл җирлекләрендәге яшәешне күздән кичерде.

Райондагы демографик халәт, халык сәламәтлеге, үлем структурасы саннарда һәм шәхси якын килеп анализланды.

Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова үз чыгышында шулай ук хокук бозулар, авыл җирлекләрендә сатылган алкоголь күләме буенча хисап тотты. 


Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе Ләйсән Нурлыева балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе эшчәнлеге белән таныштырды.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Могътазиров сентябрь аендагы авырулар, аерым алганда коронавирус, онкология белән авыручылар хакында мәгълүмат бирде. 


РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әхмәтов полиция бүлегендә исәптә торучылар турында сөйләде.


Сентябрь ае йомгаклары буенча рейтингта I урынны Кәзкәй авыл җирлеге яулады. II урында Иске Айман, III урында Мәсәде җирлекләре.
Рейтингның соңгы урынында, кызыл зонада Киров, Актаныш, Аеш җирлекләре.
Җирлекләрне бәяләгәндә 1000 кешегә туры килгән үлем, эш яшендәгеләрнең үлеме, СОП һәм авыр гаиләләр, бер кешегә туры килгән алкоголь күләме, хокук бозулар, 1000 кешегә туры килгән туу күрсәткече, янгыннар турындагы мәгълүматлар исәпкә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев