Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Хөкүмәт коронавирустан прививка ясатучылар арасында 100 мең сум акча уйнатачак

Акция вакцинация үтүчеләрнең Бердәм регистрындагы уникаль номер нигезендә үткәреләчәк.

1 сентябрьдән Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан гражданнарны бүләкләү программасы башлана.

1 декабрьгә кадәр йөзәр мең сумлык меңләгән приз уйнатылачак, диелә РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карарда.

Акция вакцинация үтүчеләрнең Бердәм регистрындагы уникаль номер нигезендә үткәреләчәк. Чарада 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала, җиңүчеләрне очраклы санны сайлап алу алгоритмы ярдәмендә компьютер билгели.

Уенны лотереяның рәсми сайтында — бонусзаздоровье.рф. үткәрү планлаштырыла. Нәтиҗәләр белән шунда ук яки массакүләм мәгълүмат чаралары аша танышырга мөмкин була.

«Барлыгы 1000 җиңүче билгеләнәчәк. Һәркем 100 мең сум акча алачак. Лотерея нәтиҗәләре махсус тираж комиссиясе тарафыннан расланачак», — дип билгеләп үтә  Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев