Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Татарстан укучылары Финанс грамоталылыгы буенча республика класс сәгатендә катнаштылар

Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-чарага республиканың барлык районнарының 900дән артык мәктәбеннән өлкән сыйныф укучылары кушылды.

Чараны Россия Банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырды.
10-11 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате кибермошенниклык темасына багышланды. Укучыларга заманча мошенникларның нинди хәйләләр куллануы һәм аларга ничек эләгеп булмавы турында сөйләделәр.
«Россия банкы бәяләвенчә, санкцияләнмәгән операцияләрнең 60% тан артыгы «социаль инженериягә»туры килә. Җинаятьче өчен кеше-идарә объекты. Мошенник кирәкле «кнопкаларга» басып, үзенә ирешә һәм кешеләр конфиденциаль мәгълүматны ача, акчаларны ниндидер счетка күчерә. Җинаятьчеләр курку, кызыксыну һәм баерга теләү белән уйный", – дип искә төшерде Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта республикада һәм аерым алганда, Казанда телефон аша караклар банкларның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән һәм, янәсе, банк карталарыннан законсыз рәвештә акча алу яки кредитларны рәсмиләштерү турында хәбәр иткән мошенниклык очраклары теркәлә. Мондый шалтырату аркасында Казан халкы атна саен аферистларга 15 млн.сумга якын акча күчерә.
 Мондый хәлне булдырмас өчен киңәш ителә:
- таныш булмаган кешеләрдән кергән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә;
- билгесез счетларга акча күчермәсәң дә;
- уяу булырга һәм мошенникларның хәйләләренә бирешмәскә.
Әгәр сез җинаять корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02» яки «112»телефоннары аша хәбәр итегез.
Өй биреме сыйфатында укучылар үз туганнарына, дусларына һәм танышларына киберкуркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерүләрен сорадылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев