Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ЯНГЫН САГЫ ХӘБӘР ИТӘ: Гаражда ут чыгып Актаныштан бер гаилә машинасыз калды

РТС бистәсендәге Тау асты урамында яшәүченең ихатасында 24 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә янгын чыга.

          Көтмәгәндә гараж яна башлый.

103 санлы район янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов бүген әлеге фаҗига буенча тикшерү алып барылуын әйтте. Тикшерүчеләр янгын чыгуда ике фаразны күздә тота.

Беренче сәбәп- гараж мунчага бик якын урнашкан һәм утның шуннан үрләве мөмкин.

Икенчесе- гараж эчендәге электр чыбыгының кыска ялганыш аркасында янып китүе. Төгәл сәбәпләр ачыклангач, бу эшне прокуратура органнары караячак.

Реклама

     Шунысы әһәмиятле,  янгын вакытында кешеләргә зыян тимәгән.

Янгын сүндерүчеләр хуҗаның ике машинасын коткарып өлгерә.

Әмма  өченче Приора автомобиле гараж эчендә калып янып беткән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X