Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Деловые новости

Путин 50шәр мең сум акча бирәчәк: Бу акчага кемнәр өмет итә ала?

Русия Президенты Владимир Путин «Ленинградны саклаган өчен» медале яки «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән кешеләргә бер тапкыр 50 мең сум күләмендә акча түләү турындагы Указга кул куйган.

Чыгымнарны Хөкүмәт күтәрәчәк. Акча Ладога күлендә «Тормыш юлы» ачылуга 80 ел тулуга багышлап бирелә.

Президент Хөкүмәттән һәм федераль ведомстволардан, кешеләр акчаны үз вакытында, ыгы-зыгысыз һәм артык кәгазьләрсез генә алсын өчен түләүне рәсмиләштерүгә җитди игътибар бирергә кушкан.

Реклама

Акчаны Русия, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Днестр буенда даими яшәүче «блокадник»ларга бирү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев