Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Министр урынбасары кеше үтергәнме?

Әле ул сак астында.

Министр урынбасары кеше үтергәнме?
Башкортстанның элекке табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары 68 яшьлек сакчының сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китерүдә гаепләнә.

Ачыклануынча, 2019 елның сентябрендә Рим Миңнеәхмәтов «Бакен-3» бакчачылык ширкәте сакчысын нык кыйнаган. Соңгысы аның сак хезмәте өчен кайчан акча түләячәген ачыклау өчен Миңнеәхмәтовның өенә кергән. Шул нигездә алар арасында ызгыш чыккан.

Кыйналган ир бер атнадан дәваханәдә җан биргән. Башта эшне туктатырга маташалар, чөнки тикшерүчеләр гаепләнүчене ачыклый алмый, ә Миңнеәхмәтов шаһит сыйфатында уза. Шуннан соң тикшерү эшләре яңартылган.

— Эшне алга таба тикшерү өчен Эчке эшләр министрлыгыннан Тикшерү комитетына җибәргәннәр. Мәеткә эксгумация һәм экспертиза үткәрелгән. Вафат булган кешенең кабыргалары сынган. Эксперт билгеләгәнчә, әлеге җәрәхәтләр егылу нәтиҗәсендә генә ясала алмый. Аңа тән җәрәхәтләрен җинаятьче ясаган, — дип хәбәр итә чыганак UFA1.RUга.

Реклама

Хәзер эшне судка тапшырганнар, әмма утырышны берничә тапкыр күчергәннәр.

Рим Миңнеәхмәтов белән элемтәгә кереп булмаган.

Чыганак: "Кызыл таң"

Фото: bashinform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X