Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Карбызның кайсысы файдалы?

Быел берничә төрле ят карбыз алып тәмләргә туры килде.

Карбыз тик кызыл гына буладыр, дип ялгышканбыз. Алар файдалымы?

«Роспотребнадзор» вәкилләре белән сөйләшеп алган идем, нитратлы карбыз сатып алу хәвефе аз. Карбыз өлгерә торган вакыт башланды. Зурны алмас өчен киселгән карбыз сатып алучыларга уйланасы бар.

Ачык һавада бик күп санда бактерияләр эләгеп, алар татлы туклыклы мохиттә үрчи икән. Моннан агулануыңны көт тә тор. 

Ә сары эчле карбыз, имештер ананас белән кушылган, диләр. Киви белән кушылганы бәләкәй һәм ачык яшел эчле. Тышы ачык яшел сортлы карбызны алма белән кушылган, дип аңлата сатучысы. Биологлар тырышлыгы белән чыгарылгандыр бу сортлар. Барысы да ярыйсы бәядә ( килограммы 50-120 сум). Классик карбыз исә Ырынбур өлкәсендә бу вакытта нәкъ бездәгечә бәядә сатыла. Бер өстенлеге бар, кайдадыр озак өелеп ятмаган, басудан турыга сатуга чыгаралар.

Бөерләр өчен дә файдалы, диләр карбызны. Аны бәясенә карамый, нәкъ бу чорда ашау хәерледер ул. Шуңа җәй сыедай табын түрендә инде ул карбыз.

Ярылмаган карбыз сатып алу дөрес, ди белгечләр. Карбыз алырга вакыт...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев