Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кәбестә тозладыгызмы?

Бу рецепт белән әзерләгәндә, су һәм маринад кушылмый. Кәбестә кыш буена үзенең тәмен саклый, бозылмый.

Тозлау өчен 3-3,5 кг кәбестә (туралган), 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 уртача зурлыктагы кишер кирәк.

 

Яшелчәләрне турыйбыз, кишерне кыргычтан кырабыз. Тозның уртача эрелектәгесен, экстра булмаганын һәм йод кушылмаганын алабыз.

Кәбестәне һәм кишерне, тоз һәм шикәр сибеп, камыр баскан кебек итеп, суы бүленеп чыкканчы изәбез. Кәбестәнең күләме кимегәч һәм суы бүленгәч, 3 литрлы банкага тыгызлап тутырып, тирән тарелкага утыртабыз. Суты кәбестә өстенә чыгарга тиеш.

Кәбестә 2-3 көн тозлана, бу вакыт эчендә ул әчи һәм суты күтәрелеп, тәлинкәгә агып чыгарга мөмкин. Капкач ябу кирәкми, өстен марля белән ябарга мөмкин. Көн саен 4-5 тапкыр агач таяк яки кашык белән төбенә кадәр тишкәләп, банка эчендә җыелган углекислый газны чыгарабыз.

Кәбестә тозланып беткәч тәмләп карыйбыз һәм салкын урынга сакларга куябыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев