«Актаныш» агрофирмасында урак өсте башланды: беренче гектарлардан ук мул уңыш алына
«Актаныш» агрофирмасында 2026 ел уңышын җыеп алу кампаниясе старт алды. Хуҗалык кырларына комбайннар чыкты, беренче басулардан ук югары уңыш күрсәткечләре теркәлә. Бер үк вакытта киләсе ел уңышына нигез салу эшләре дә дәвам итә.
Ирмәш басуларында урак өсте кызганнан-кыза. Озакка сузылган яңгырлар аркасында игеннәрнең өлгерүе бераз соңрак башланса да, һава шартлары уңайлангачкомбайннар кырларга чыкты.
Агрофирма җитәкчесе Рамил Вәлиев сүзләренә караганда, быелгы сезон җиңелләрдән түгел. 15 июньнән башлап бер ай эчендә якынча 280 миллиметр явым-төшем яуган. Шуңа күрә урак эшләре соңрак башланган.
Хәзер исә һава торышы уңайлы булу сәбәпле, ашлыкның дымлылыгы 15–16 процент чамасында, һәм хуҗалыкларда уңышны җыю эшләре актив темпта бара.
Кайбер басуларда яңгыр аркасында җиргә авып яткан игеннәрне җыю өчен быел махсус башак тарагыч (очёсывающий) жатка кулланыла башлаган. Әлеге җайланма башакларны гына җыеп ала, бу исә югалтуларны киметергә һәм дымлылыгы түбәнрәк булган ашлык алырга мөмкинлек бирә.
Авыл хезмәтчәннәре алдында бүген төп бурыч – уңышны кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз җыеп алу. Шуның белән бергә киләсе ел уңышына нигез салучы эшләр дә тукталмый.
«Актаныш» агрофирмасының баш агрономы Газинур Әхмәев әйтүенчә, быел хуҗалыкта 730 гектар көзге бодай, 500 гектар язгы бодай, 500 гектар арпа, 100 гектар борчак, шулай ук рапс, соя һәм бөртеккә үстерелгән 500 гектар кукуруз уңышын җыеп аласы бар.
Бүген басуларда дүрт комбайн эшли. Беренче булып өлгергән көзге бодай басуларында ашлыкның дымлылыгы 14,2 процент тәшкил итә. Бу уңышны турыдан-туры элеваторга озатырга мөмкинлек бирә.
– Беренче басулар бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Уңыш гектарыннан 78–80 центнерга җитә. Калган мәйданнарда да шундый ук күрсәткечләр булыр дип өметләнәбез. Ашлыкны ташу өчен җитәрлек күләмдә техника җәлеп ителде, – дип билгеләп үтә Газинур Әхмәев.
Урак белән беррәттән киләсе елгы чәчүгә әзерлек тә алып барыла. Хуҗалыкта көзге бодай орлыгы җитәрлек күләмдә әзерләнгән, аны эшкәртү эшләре башланган. Басуларда туфрак әзерләү дә дәвам итә. Быел да 700 гектар мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев