Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“КИТАП” РАДИОСЫ- АКТАНЫШТА: “Мин матурлык эзләп йөрим...”

“Китап” радиосы 25-28 октябрь көннәрендә Казан-Уфа-Казан маршруты буенча “Мин матурлык эзләп йөрим...” дип исемләнгән автомарафон уздыра.

Марафонның беренче көнендә “Китап” радиосы Актанышта булачак. 25 октябрьдә 19.00 сәгатьтә “Китап” радиосы атрибутикасы белән бизәкләнгән яшел автобус Пучы авылына килеп җитәчәк. Татарстанның Беренче президенты Минтимер Шәймиев бюсты, “Бабайда кунакта” ял паркы белән танышканнан соң  китаплылар Актанышка кузгала. 20.00 сәгатьтә район мәдәният паркындагы Әлфия Авзалова һәйкәле янында һәрбер татарга, һәрбер башкортка яшьтән таныш булган җырлар, күренекле шагыйрьләрнең шигырьләре яңгыраячак. Китаплылар белән бергәләп, без- тамашачылар да татар, я башкорт телендә яраткан шигырьләрне сөйли алабыз, җырчыларга кушылып күңелгә якын җырларын башкарырга мөмкинлек булачак.
Хөрмәтле татар мәдәниятен, сәнгатен сөюче, халкыбызның милли моңнарына, җыр-биюгә гашыйк райондашлар! Сезне “Китап”лы бәйрәмгә чакырабыз!

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X