Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

22 яшьлек егет коронавирус аркасында фатирсыз калган.

Хәзер машинада яшим

Бу хәл Санкт-Петербург өлкәсендә булган. Биредә Омск шәһәрендә туган егет университетта укыган. Коронавирус инфекциясе таралу хәвефе килеп тугач, студентларны тулай торактан чыгарганнар. Анда чит ил кешеләре генә калган.

Тик бу егет кенә өенә кайта алмый. Аның ата-анасы инде өч ел элек Австриягә күчкән, һәм Омскидагы өйләрендә бер кеше дә калмаган. Егет белдерүенчә, әлеге вакытта ул өйдә яшәрлек түгел. Бу хәл турында ул кичә Интернетта язган, шулай ук, Санкт-Петербургта фатир арендалап торыр өчен кешеләрдән ярдәм сораган.

Шулай ук, аның машинасы бар икәнен белдергән. Ул аны сатмакчы булган, тик алучы гына юк, ди. Ә арзан хакка сатасы килмәгән.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Интенетта бу язманы күргән кайбер кешеләр бүген аңа акча күчергән инде. Бәлки, якын арада фатирын да табар.

 

kiziltan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев