Актаныш

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов төзекләндерелгән Җәмигъ мәчетен карады

Корбан гаете намазыннан соң район башлыгы Энгель Фәттахов Руслан хәзрәт Мортазин белән Актанышның Җәмигъ мәчетенә килде. Энгель Нәвап улы Аллаһ йортының төзекләндерелүдән соң торышы белән танышты. Ләйсән ГАЗИЗОВА

Җәмигъ мәчете һәрвакыттагыча пөхтәлеге белән Совет урамына нур биреп, балкып тора. Ишегалдына яшел үлән чәчелгән,газон өсте тигезләп киселгән. Моннан 20 ел элек төзелгән бинага төзекләндерү үткәрелгән. 


- Руслан хәзрәтнең бу уңайдан тырыш, нәтиҗәле хезмәтен билгеләп китәргә кирәк. Ул үзе дә бик бөртекчел, хуҗалыкчыл, мәчет тә хуҗасына тәңгәл- балкып, матур булып тора. Мәчеткә халык тартыла, балалар да теләп киләләр, ислам дине кагыйдәләрен өйрәнәләр, ел саен җәйге лагерь оештырып дини гыйлем бирелә. Киләчәктә шәкертләр укыту өчен аерым яңа бина төзергә уйлыйбыз. Олы яшьтәге апалар-абыйлар өчен ифтар мәҗлесләре үткәрү өчен дә бина кирәк ,- диде Энгель Фәттахов журналистларга биргән интервьюда. 


Корбан гаете тәмамланганнан соң Руслан хәзрәт Мортазин иман йортын аның тирә-ягын төзекләндерүдә иганәчелек ярдәме күрсәткән, ислам динен үстерүдә керткән зур өлешләре өчен “Актаныш юллары” оешмасының башкарма директоры Радик Әфтәх улына һәм аның урынбасары Ринас Рәдис улына, “Автострой” оешмасы директоры Анатолий Алексеевичка, “Теплосервис” җәмгыяте җитәкчесе Дилфат Мисхәт улына, эшмәкәр Илмар Хәниф улына, Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Илүс улына Татарстан Диния нәзарәте һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: