Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балалар лагереннан 800 кешене эвакуацияләгәннәр- урман янгыннары якыная

Башкортстанның Әбҗәлил районындагы «Горное ущелье» балалар лагереннән 800 кеше эвакуацияләнгән.

Эвакуация лагерь территориясеннән 1 км ераклыкта янгын чыгу сәбәпле оештырылган. Ут чыгу урынына барлык ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән, дип хәбәр итә «Башинформ».

«Горное ущелье» лагерендәге балаларның һәм хезмәткәрләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 837 кешене шул исәптән 750 баланы «Уральские зори» лагеренә күчерү турында карар кабул ителде. Ул әлеге лагерьдән 5,5 км ераклыкта урнашкан. 15 августта көндезге сәгать өчтә барлык кешеләр дә күчерелгән иде», — дип хәбәр Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Эвакуацияләнгән 467 кеше (412 бала, 55 хезмәткәр) 19 автобус белән Магнитогорск шәһәренә озатылган. Балалар ата-аналарына тапшырылган. Зыян күрүчеләр юк. Калган 370 кеше (338 бала һәм 32 лагерь хезмәткәре) «Юбилейный» шифаханәсенә, «Юность», «Березка» ял йортларына, «Уральские зори» балалар лагеренә урнаштырылган.

Реклама

Хәзерге вакытта янгын чыгу мәйданы 15 гектарны тәшкил итә. Янгын сүндерү дәвам итә. Ут белән көрәшкә 300 кеше һәм 53 махсус техника җәлеп ителгән. Янгын чыгу урынына Уфадан Баш идарәнең 50 кеше һәм 3 берәмлек махсус техникадан торган аэромобиль группасы килгән. 

Чыганак: http://agryz-rt.ru/news/mhrriyat/kotochkych-khl-balalar-lagerennn-800-keshene-evakuatsiyalgnnr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев