Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ФӘЙРҮЗӘ ЗАРИПОВА: Чәчәкләр-матурлык кына түгел, тәрбия дә!

Ленин проспектына караган күп кенә йорт аллары шау чәчәктә.

Аеруча беренче кварталдагы 4нче йорт өлге күрсәтә.

Биредә кып-кызыл розалар, кышкы яраннар, төрле төстәге астра, флокслар, петунияләр һәр җәйдә тирә-юньгә ямь бирә.

Яңа төзелгән йортларда яшәүчеләр дә күршеләрдән үрнәк алып подъезд алларына чәчәкләр утырта башлаган.


13а йортына Фәйрүзә апа Зарипова ел ярым элек күченә.

Яңа гына төзелгән йортның подъезд кырыйлары “Безнең ишек алды” программасы буенча төзекләндергәннән соң таш, кызыл балчык белән каплана. Фәйрүзә апа башта кара балчык ташый, аннан чәчәк үсентеләре, орлыклар утырта. Бер-бер артлы тишелгән нәни үсентеләрне яшь бала тәрбияләгән кебек карый. Хәзер кечкенә бакча төрле төстәге гөлләргә күмелгән:


-    Йортның тирә-ягына тәмәке төпчекләре, чүп-чар ташлап китә башладылар. Уйладым да чәчәк утырттырга булдым. Чәчәклек яныннан балалар көн саен йорт артындагы уен мәйданчыгына баралар. таптамасыннар дип талдан читән үреп куйдым. Бер генә  бала да чәчәкләрне өзмәде, сокланып карап үтәләр. Шәһәрдән ял итүче балалар күп булды быел, әниләрен дә чакырып, “Әни, кара әле сова да бар!,-диләр. Композицияне тулыландырып торсын өчен тимер чыбыклардан фламинго, ябалак сыннары ясап куйган идем. Чәчәклек матурлык кына түгел, тәрбия дә ул,- дип сөйли Фәйрүзә апа. 

 

Элек кулындагы тәмәке төпчеген шунда гына ыргытып киткәннәр дә хезмәт белән тудырылган матурлыкны бозарга җөрьәт итми. Чәчәкле подъездны үтеп киткәч кенә чүп савытына салалар. 
Фәйрүзә апага күршеләре дә ярдәм итә, су сибәләр, чәчәк үсентеләрен өстәп утыртканнар, хәзер кече бакчада 37 төрле чәчәк үсә, барысы 500 төптән артып китә. 


 

-    Башка йортларда яшәүчеләр дә өй алдын гөлбакча итә торган чәчәк утырту традициясенә кушылсын иде. Актаныш элек-электән чәчәк иле бит ул. Хәзер республикакүләм конференция алдыннан бигрәк матурлана. Үзебез, Актаныш авылында яшәүчеләр шушы матурлыкны саклап, баетып яшәсәк иде,- ди Фәйрүзә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев