Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Илсөя Бәдретдинова үзенең инстаграм-битен сатуга куйган: 10 млн сум гына

Татарстанның "атказанмаган" җырчысы Илсөя Бәдретдинованың инстаграмында бүген 257 мең язылучысы бар. Артистканың тормышын соцчелтәрләр аша көн саен даими рәвештә күзәтеп-карап баручылар күп: яратып тыңлаучылары да, күрә алмаучылары да шактый. Һәр посты диялек меңәрләгән карау, лайк җыя. Комментарийлары да йөзләп. Алары турында аерым сүз.

Илсөя Бәдретдинованың аккаунтындагы комментарийлар арасында матур комплиментлар, яхшы теләкләр бик күп. Әмма тозсыз сүзләр, әдәпсез сораулар, негатив язулар да җитәрлек. Эт урынына сүгүчеләр, ямьсез гайбәтләр, күңелгә тиярлек сүзләр язып калдыручылар да бар.

Андыйлар турында җырчы журналистларга: "Башка сыймаслык... Мөнәсәбәтләр ачыклап йөрергә вакытым гына юк... Инстаграмда шулхәтле пычрак аталар. Алар ничек яши икән? Бер түземлегем бетәр инде... Сәгате суккач, судларда йөрмичә булмас, ахры" - дип белдергән иде.

"Инстаграм битемне сатам! Бәясе 10 000 000 сум! Башка инстанрамда теркәлмиячәкмен!!! Үз -үзләрен азаплап мине карап утыручылар өчен менә дигән яңалык. Җыелышыгыз," - ди Илсөя Бәдретдинова киная белән.  

"Матбугат.ру" фаразлавынча, бу хәлләргә артистканың шешә тотып төшкән шаярулы фотосы һәм шуннан соң боз сөңгеләре урынына яуган пычрак комментаийлар сәбәпче булгандыр. Җырчының кинаяле постына җавап итеп композитор Айдар Тимербаев төрттерүле шигырь язып калдырган. Җырчы Рифат Зарипов та шунда ук эләктереп алып, бу сүзләргә көй язып бирүен үтенә.  

Җырчының шаяртуын аңлаган тугры тамашачылары Илсөяне хуплап, бирешмәскә өнди. Берәүләр "Үзем алам", икенчеләре "Рассрочка бармы?" дип сорый.  

Кемдер ярдәмгә Элвин Грейны, Фирдүс Тямаевны чакыра.  

 "Үз үзеңә баш хатын син Сатсаң сатарсың инде, Инстаны сатып кына. Кача алмассың инде.. Акыллы хатын булып та. Син туйгансыңдыр инде. Гайбәттән өстен калырга. Көчләр сорыйсың инде. Акыллы хатыннарның да. Юләр буласы киләәәәә. Көчле иңгә башын салып. Бер юанасы килә. Сатсаң сат инде, Илсөя, инстаграмсыз яшәрбез. Сиңа җиңеллеген бирсә. Без ничек тә түзәрбез" дип язалар.  

 Тулырак: https://matbugat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев