Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Кечкенәсе күккә карап, әнисен эзли»: Актаныштагы авариядән соң ике бала ятим калды

Шимбә-ял көннәрендә юлларда машиналар шәһәрдән авылга һәм авылдан шәһәргә агыла. Авылда туып-үскән кеше ияләнгән инде андый тормышка. Ул кайтып-китүләр бер-бер артлы кабатланып тора, әмма бервакыт барысы да туктап кала. Кем өчендер ул соңгы мизгел була. Каршыга килгән машина фарасы... Бәрелеш... Елау... Гөлүзә Ибраһимова

Гөлсинә һәм Илфак Акмаловлар гаиләсе, гадәттәгечә, ялларга Актаныш районындагы Күҗәкә авылына - төп йортка, ялгызы гына яшәүче әниләре янына кайта. Олы уллары Рамил, икенче сыйныфка барачак кече малайлары Азамат һәм менә-менә Рамилнең өйләнешергә дип йөргән кызы — барысы бергә була. Авылда мунча идәнен ясыйлар. Әниләре Гөлфая ханым улы соравы буенча бәлеш пешерә. Гаилә бер табын артына җыела. Соңгы җыелу дип кем уйласын шушыны?

14 август көнне Актаныш районының Пучы авылы янында М7 трассасында коточкыч авария була. «Лада» машинасы каршы полосага чыга һәм Volkswagen белән кара-каршы бәрелешә. Нәкъ шул «Лада» машинасында Чаллыга барган Гөлсинә белән Илфак Акмаловларның гомере өзелә. Ике бала ятим кала.

Гөлсинә ханым балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, ул күп баланы калдырып китә… Илфак абый исә гомер буе машина йөртүче булып эшләгән, әллә ничә чакрым юллар узган, әҗәлен дә юлда очраткан…

«Авыл өчен зур кайгы булды»
Күҗәкә авылы җирлеге башлыгы Илдар Мусин Акмаловларның авылда билгеле гаилә булуын әйтте.

«Аларның авылда туган-тумачалары бик күп. Бик әйбәт, эшчән кешеләр иде. Илфак гел елмаеп йөри торган егет иде, бик тырыш булды. Гомер буе машина йөртүче булып эшләде, аның әтисе дә гомере буе шофер булган. Әнисе үзе генә яши авылда, аңа бик авыр булды.

Илфак белән Гөлсинә Чаллыда яшәделәр. Икесен бергә җирләдек. Авыл өчен зур кайгы булды. Җирләргә уллары да кайткан иде. Ике балалары калды, кызганыч. Бәләкәе беренче сыйныфны гына тәмамлаган бит әле», — дип сөйләде ул әкрен генә. 
Акмаловларның бер киленнәре Ләйсән апа авыл китапханәсендә эшли. Ул да:  

«Алар инде күптән шәһәрдә яшиләр иде. Әйбәт гаилә иде, тормышлары да әйбәт булды. Улларының никахын укыту шатлыгы белән, күтәренке күңел белән йөргән вакытлары булган инде. Ялларда авылга бик еш кайтып йөрделәр. Илфак бик тырыш, тәртипле иде, гел ерак юлларда йөрде, хәрәкәттә булды», — дип сөйләде.

«Язмыш кабатлана»
Илфак әфәнде туганнан туганы Рафак Шәрәфетдинов оешмасында эшләгән. Аларның әниләре бертуган. Рафак әфәнде зур авырлык белән, вакыты-вакыты белән тынып торып, алай да күз яшьләрен тыя алмыйча сөйләде. Гөлсинә ханым тумышы белән Башкортстанның Чишмә районыннан булган. Ул үзе дә 11 яшендә ятим калган.

«Бик гади, тыйнак гаилә иде. Без Илфак белән бергә уйнап үстек. Ул гел бездә була иде, безнең урамда комлыкта агач машиналар белән уйнадык. Бер-бер артлы армиядә булып кайттык. Аннан соң Илфак заводта эшләде, 2008 елдан минем оешмага машина йөртүче булып урнашты. Гел ерак юлда йөрде. Өч атна элек кенә яңа машина биргән идек үзенә.

Алар атна саен диярлек авылга кайтып йөриләр иде. Төп нигезне караучы ул булды. Ике ел элек кенә әтиләре дә мәрхүм булган иде.

Соңгы тапкыр бер атна элек эштә күрешкән идек. Без аның белән бик еш күрешеп тордык. 15 май көнне 45 яшьлек юбилеен үткәрде.

Машинада тагын бер кыз бар иде, олы уллары никах укытырга җыена иде. Ул кыз хастаханәдән терелеп чыккач, никах укытырлар инде. Рамил үзе янына энсен дә алып, өчесе бергә үз өйләрендә яшәргә телиләр.


Әлегә балалар Гөлсинәнең олы апсында тора. Малайларның олысы энекәшенә опека рәсмиләштерә. Кечкенәсенә 8 мартта сигез яшь тулды. Алар кыз көткәннәр иде, 8 март көнне малай туды, без аны 8 март бүләге дип йөртәбез», — дип сөйләде ул.

Гөлсинә ханымның олы апасы Әлфирә ханым ятим калган сеңлесен үстергән булган инде. Гөлсинә апа 11 яшендә ятим калган.

«Язмыш кабатлана, — дип дәвам итте Рафак абый. — Менә хәзер Гөлсинәнең үз балалары да ятим калды. Ял көнне Илфакка да, олы уллары Рамилгә дә эшкә барасы иде, Гөлсинә дә балалар бакчасына җыештырырга чыгарга тиеш булган. Шуңа шимбә көнне киткәннәр», — дип сөйләде ул.

«Әни мине үзе янына чакырды»
Инстаграм киңлекләрендә битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорап, Рафак абыйның кызы Алинә пост та язган булган.

«Авыл халкы, хезмәттәшләре битараф калмый, бөтенләй чит кешеләр ярдәм күрсәтә, без аларның исемлеген алып, барысына да рәхмәт белдерәчәкбез.


Алар фатирны ипотекага алган булган. Гомерне иминиятләштермәгәннәр. 2033 елга кадәр ике млн сум түлисе бар әле. Барыбыз бергә тырышырбыз инде анысын. Балаларга яшәү урыны булып торыр.

Әле бит зыян күргән икенче як та авыр хәлдә. Өченче көн операция ясадылар, әле яннарына керергә ярамый иде, алар да Чаллыдан. Алар судка биреп, барлык зыян өчен акча сораса, авыррак булыр. Безнең як гаепле бит. Аларның сигез яшьлек малайлары өйдә калган булган.

Безнең балалар имгәнүләр алган, олы малайның арт яктан башы ертылган иде, аны ямадылар, бик куркыныч юк кебек. Олы малае башта үзен гаепле дип бик җәфаланды. Ул руль артында булган бит, янында әтисе булган, әтисе артында әнисе утырган», — дип сөйләде Рафак абый.

Гөлсинә ханымның әнисе үлгәнгә 36 еллап вакыт үткән инде. Фаҗига булырга бер атна кала, ул кызының төшенә керә. Апаларына: «Әни мине үзе янына чакырды», — дип сөйләгән. Илфак әфәнденең әнисе аның киенүенә карата гел шелтә белдерә торган булган, ул иркен һәм гади киенеп йөргән. Соңгы кайтуында аның матур итеп киенеп кайтуын бөтен кеше сизгән.

«45 яшемне үткәрәм, калганын кем белгән»
Илфак абыйның бертуган апасы Зөлфия ханым да елый-елый энесен искә алды. Аны тынычландыру өчен нинди сүзләр табарга белмәдем, барысы да урынсыз кебек.

«Үрнәк гаилә булдылар. Илфак әнкәйнең төп ярдәмчесе иде. Көненә ике-өч тапкыр шалтыратып, хәлен сорашып торды. Әти үлгәнгә ике ел да сигез ай булды, әни әле ул югалтудан тынычланып кына килә иде, менә улы… Илфак безгә әткәй урынына калган иде. Май уртасында авылда юбилеен үткәрде. Бәйрәм ясарга бик теләде: «45 яшемне үткәрәм. Калганын кем белгән», — дигән иде. Чаллыдагы дуслары, туганнары да авылга кайтты. Килен Гөлсинә дә авылда бөтен кеше белән аралаша, барысын да белә иде.


Алинә Шәрәфетдинова
Бәләкәй уллары Азамат өйләренә кергәндә шундый нык елады, белсәгез иде. Ул күккә карый да: «Әни кайда? Нигә мин аны күрмим? Ул анда дидегез бит», — дип елый. Син күрмәсәң дә, ул сине күреп тора, дибез инде.

Олы улы үзен бик гаепләде, үз-үзенә кул салырга җиткән иде... Энесе бар. «Ул баланы мин кеше итәргә тиеш, әти-әниемә ант иттем», — дип тынычланды. Әле Рамилнең йөргән кызы да хастаханәдә, аңа да операция ясадылар. Ул да: «Без Азаматны калдырмыйбыз», - дип тора. Үзенә әле 20 яшь кенә булса да, җаваплылыкны аңлый.

Илфак һәрвакыт гаиләсе белән кайта иде, үзе генә кайтканы булмады. Без бит җомга, шимбә көнне авылда бергә булдык. Без алардан биш минутка гына алданрак авылдан кузгалып киткәнбездер инде. Минзәләгә җиткәндә авария булган дип шалтыратып әйттеләр. Без инде алай ук түгелдер, машинага гына бераз зыян килгәндер дип уйладык. Аннан соң Илфак, Гөлсинә үлгән дип хәбәр иттеләр. Без кире борылдык. Гөлсинәне алып куйганнар иде, Илфакны машинадан чыгармаганнар иде әле. Мин аны күрдем… Әле дә күз алдында тора», — дип сөйләде Зөлфия ханым күз яшьләре аша.

«Күңеле ашкынды шул!»
«Мизгел… Бу югалтуны күңелләребез һич кенә дә кабул итә алмый. Ничек инде якшәмбе эштә очрашабыз дип сүзләр куешып киткән дустың турында «һәлак булды “ дигән хәбәр алып була?! Ничек? Күңел ышанмый. Бакчаның һәр почмагыннан сине эзли күзләр. Күңел ниндидер могҗиза көтә: бәлки, исәндер… Кирәк идең бит әле, безгә, балаларыңа, туганнарыңа, иң мөһиме — газизләреңә. Анда да изге, яхшы кешеләр кирәк шул, дип үз-үзебезне юатасы гына калды. Күңеле ашкынды шул: ремонтны тизрәк бетерәсе килде», — дип яза Гөлсинә ханымның хезмәттәшләре.

Акмаловлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз. Якыннарына, дусларына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен!

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Сбербанк картасы: 4276 6200 3474 6382 (яки телефон номеры аша: 89033435948) — Алина Рафаковна Ш. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/society/18-08-2021/kechken-se-k-kk-karap-nisen-ezli-aktanyshtagy-avariyad-n-so-ike-bala-yatim-kaldy-5834096

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев