Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Машина барган вакытта күпер ишелеп төшкән мизгел видеога эләккән

Башка машиналар яртылаш җимерелгән күпер өстеннән баруларын дәвам иткән.

undefined

Приморье өлкәсендә бер күпер ишелгән. Бу вакытта күпер өстеннән бер машина бара торган булган. Әлеге кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Күперне узган гасырның алтмышынчы елларында төзегәннәр. Ул аварияле дип танылган һәм аннан зур йөк машиналары йөрү тыелган. Ләкин бер шофер тәвәкәлләп тузган күпер өстенә кергән. Йөк машинасы күпердән чыгып киткән, ә аның артыннан бара торган җиңел машина чыгарга өлгермәгән. Нәкъ шул мизгелдә күпер ишелеп төшкән.

Бәхеткә, җиңел машина йөртүчесе җитди имгәнмәгән.

Инде яртылаш җимерек күпердә йөрү бик куркыныч булса да, башка машина йөртүчеләр туктап калмый. Алар күпернең ишелми калган өлешеннән узып чыгуларын дәвам итә.

Хәзер исә күпер буйлап хәрәкәт тулысынча ябылган. Машиналар әйләнгеч юлдан китәргә мәҗбүр, диелә бу хәбәрдә.

«Вести» каналы күрсәткән кадрларны җимерелгән күпердә калган Toyota Prius машинасының видеорегистраторы төшергән. Анда йөк машинасы узып китү күренә. Иномарка арттан бара һәм бер мизгелдә күпердән төшеп китә. Йөртүченең «ах» дип кычкырганы гына ишетелә.

Intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев