Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мөслимдә йонсыз сарык бәтие барысын да шаккатырган

Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Салиховлар гаиләсендә кара төстә, йонсыз сарык бәрәне туган

Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Салиховлар гаиләсендә кара төстә, йонсыз сарык бәрәне туган.

Салиховлар өйләнешкәндә Альбина ханымның әти-әнисе яшь гаиләгә ике сарык бирә. Шуннан алып алар сарык үрчетә. Җәй буе сарыклар көтүгә йөри, кышын абзарда.

Реклама

-Беренче тапкыр абзарга чыгып, бәрәнне күргәч, куркып калдым. Аннан инде өйгә алып кергәч, киптергәч, карагач, күзгә бик матур булып күренде. Төрле төсле бәрәннәр туганы бар, әмма “шәрәләре” туганы юк иде әле, - ди Альбина Сәлихова.

Бу авылда дистә еллар элек йонсыз бозау да туган булган икән, дип хәбәр итә “Мөслим-информ”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев