Актаныш

Райондашыбыз печән астында калып үлгән

Әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклау максатында тикшерү алып барыла.

          17 августта Татар Суксуы авылында шәхси йорт сараенда 62 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.
          Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗигагә кадәр ул танышы белән сарай түбәсе эченә печән түкләрен өйгән. Эш беткәч, ул аска төшкән, ләкин бу вакытта түшәм печәннең авырлыгын күтәрә алмаган һәм җимерелеп төшкән. Алар астында калган хатын авыр тән җәрәхәтләре аркасында вафат булган.
Әлеге факт буенча тикшерү эше үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: