Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рөстәм Миңнеханов Галиев мәчетендә Корбан гаетенә багышланган бәйрәм намазында катнашты

Казанның Галиев мәчетендә Ид әл-Адха – Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазы узды.

Татарстанлыларны Корбан бәйрәме белән Татарстан Республикасы мөфтие, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады. 
 
«Сез, дин кардәшләрем, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтен зур хөрмәт белән билгеләп үтүчеләр. Бүген без сезнең белән Бөек Корбан бәйрәмен каршылыйбыз. Сезне чын күңелдән әлеге бәйрәм белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә бүген кылган догаларыбызны, корбаннарыбызны, изге гамәлләребезне кабул итсен һәм безне уттан коткарсын һәм барыбызны да җәннәткә алып килсен», — диде мөфти.

Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан котлавын җиткерде. Республика җитәкчесе шулай ук бәйрәм намазында катнашты. Намаз пандемия шартларында барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узды. Мәчетнең үзендә мөселманнар социаль дистанцияне үтәп урнашты, мәхәллә кешеләренең бер өлеше мәчет ишегалдында намаз укыды. 
 
Турыдан-туры трансляцияне «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета», «Хозур ТВ» телеканаллары һәм ТР Диния нәзарәтенең рәсми сайты алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев