Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Сугаз" оешмасы ихатасында бүген 150дән артык сарык малы чалыначак

Корбан гаете намазы укылганнан соң бар җәмәгать изге ниятләр белән гаиләре чәй табыны көйләп көтеп торган өйләренә таралды. Корбан чалдырырга исәпләгәннәр “Сугаз” оешмасының махсуслашкан мал чалу урынына килделәр.

 Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре чират буенча ислам дине шартларына туры китереп, дини кануннарны үтәп корбан сарыкларын чалуны башлап җибәрде. Имам-мөхтәсиб ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт Гыйздәтуллин корбан чалганда әйтелә торган догаларны укыды. Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнар Кадыйров сүзләренә караганда биредә бүген 150 баштан артыграк сарык малы чалыначак. Әнәк авылындагы мал бугазлау урынында мөселман кардәшләребез берләшеп дүрт эре мал чалачаклар. 
Гадәттә, корбан итен өчкә бүлеп, бер өлешен гаиләңә калдырырга, бер өлешен туганнарга яки күршеләргә таратырга йә булмаса аш үткәрергә һәм өченчесен мохтаҗларга бирергә киңәш ителә. 
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев