Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татар үз Левитанын югалтты: Казанда Илфат Абдрахманов белән хушлаштылар

«Татар-информ» ның кайбер әңгәмәдәшләре Илфат Абдрахманов концертларның берсендә Covid-19 авыруын йоктыра алды, дип саный. Икенчеләре аның үпкәдәге яман шеш авыруы булуын хәбәр итә. Әмма бу фаразларны Илфатның апасы Фирая Абдрахманова да кире какты.

Владимир Васильев: "Моның сәбәбе, аңа кислород җитмәүдән хәле начарлануда. Аңарда астма, үпкә эмфиземасы иде. Хастаханәгә йөрергә яратмады... Аны хастаханәгә озаткан көнне хәле чыннан да начар иде, "ашыгыч ярдәм" килде һәм алар аны өйдә калдырырга батырчылык итмәде. Хастаханәдә ул өч тәүлек кислород астында булды. Ни өчен аңа ярдәм итә алмадылар, үзебезгә дә аңлашылмый ", - диде ул.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, башта Илфат инфекция хастаханәсенә озатыла, анда барлык кирәкле анализлар алынган һәм компьютер томографиясе ясалган. Аннан ул 18 шәһәр хастаханәсенең пульмонология бүлегенә күчерелгән, реанимациядә булган. Фирая Габдрахманова энесе белән аны әниләре үстерүен билгеләп үтте. Элек алар Яшел Үзәндә яшәгәннәр, әмма Илфат Казанга күчкәч, аның артыннан алар да күченгән.

«Без бер гаилә булып яшәдек, мин аннан ике-өч йорт ераклыкта гына яшим. Ул Казаннан беренче булып фатир сатып алды, аннары аңа якынрак булыйк дип, без дә бирегә  күчтек. Һәр көнне элемтәдә идек... Ул беркайчан да хәле начар булуына зарланмады, ә аңа бик авыр иде, ничек кенә булмасын, астма бит...» — ди  Фирая Абдрахманова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев