Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«Җырлау түгел, сөйләшүем дә чамалы» - Илсөя Бәдретдинова операция ясаткан

Җырчы Илсөя Бәдретдинова авыру сәбәпле туры эфирларга чыкмавын аңлатты.

Җырчы виртуаль дусларының тәртипләрен тикшергән, өйдә утырулары хакында белешкән. «Бу көннәрдә миңа күпләр: «Нишләп син онлайн концерт куймыйсың? Нигә туры эфирга чыкмыйсың?» — дип язалар.

Мин тешемә һәм аягыма операция ясаттым, дуслар. Җырлау түгел, сөйләшүем дә чамалы әлегә. Аксак-туксак елмаеп кына йөрим. Менә җайланып бетим генә әле.

Сез тәртипледер бит? Өйдә утырасыздыр бит? Утырыгыз!» — дип язган җырчы.

«Тапкансың вакытын», — дип шаярган җырчы, актриса Ләйсән Мәхмүтова.

Инстачылар Илсөя Бәдретдиновага өйдә утыруларын язганнар, нык сәламәтлек, сабырлык теләгәннәр.

Intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев