Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында кешеләр көн режимын үтәргә, дөрес тукланырга һәм йокларга, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә тиеш

Өйдә булганда кеше көн режимын сакларга тиеш

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында кешеләр көн режимын үтәргә, дөрес тукланырга һәм йокларга, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә тиеш дигән фикерне белдерде  ТР Дәүләт Думасы депутаты, табиб-психиатр Борис Менделевич

«Кеше үз гаиләсе белән бергә уеннар уйнап,  ребуслар чишергә мөмкин», - диде ул.

Ябык пространствода кешенең психик халәте күбрәк зыян күрә, дип билгеләп үтте Менделевич.

Казанда кайбер психотерапевтлар һәм психологлар бушлай онлайн-конференцияләр оештыралар, сорауларга җавап бирәләр, кешеләргә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйлиләр.

"Онлайн-конференцияләрдә яңа мәгълүмат алырга һәм сораулар бирергә мөмкин. Ышаныч һәм психологик хезмәтләрнең телефоннары эшли", - дип өстәде медицина фәннәре докторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев