Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Физкультурачылар көнендә олы хөрмәт- Районыбызда физкультура-спортны үстерүчеләрне бүләкләделәр

Бүген районыбызда зурлап Физкультурачылар көне уза.

Бу бәйрәмнең тарихы 1939 елның җәендә кабул ителгән ССр Халык комиссарлары Советының Бөтенсоюз Физкультурачылар көнен гамәлгә кую турындагы карары белән башланып китте. Беренче рәсми бәйрәм 1939 елның 18 июлендә үткәрелә. Физкультурачылар көнен үткәрү датасы ел саен дип билгеләнә. 1961 елдан бәйрәм СССрда августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә башлый. Ул вакытта спорт СССРда зур үсеш кичерде. Спартакиада һәм ярышлар даими уздырылып торды. Хәзерге Физкультурачылар көне Россиядә уза торган мссакүләм бәйрәмнәрнең берсе. Спорт төрле яшьтәге һәм төрле чаралар ярдәмендә пропагандалана.

Бүген районыбызда зурлап Физкультурачылар көне уза. Бәйрәм кысаларында районыбызда спорт-физкультура үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләр, белгечләрне хөрмәтләделәр. Аларны район башлыгы Ленар Зарипов бүләкләде.

Игътибарыгызга- Физкультурачылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм тантанасында бүләкләү мизгелләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев