Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

2020 елда Татарстан сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга 250 млн сумга якын акча бирелгән

Акча «Мәдәният» илкүләм проект буенча бирелде.

2020 елда Татарстан ил төбәкләре арасында сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга федераль бюджеттан иң күп акча алды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

«Быел Татарстан-федераль бюджет өлкәсендә лидер. Безнең сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга федераль бюджеттан 250 млн сум тирәсе акча бүлеп бирелде", - диде Әюпова.

2020 елда шулай ук авыл клубларын ремонтлау буенча да эш дәвам итә.

«Кризис елы булуга карамастан, бу катлаулы вакытта бер генә проект та гамәлдән чыгарылмады. Музыка уен кораллары белән тәэмин итү булды, сәнгать мәктәпләрендә төзекләндерү дәвам итте", - дип билгеләп үтте министр.

Реклама

«Иҗади кешеләр» федераль проекты ярдәмендә 700дән артык кеше квалификация күтәрү курслары узды.

«Мәдәният» милли проекты РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2024 елга кадәр эшләнгән һәм «мәдәни мохит», «иҗади кешеләр» һәм «цифрлы мәдәният»федераль проектларын үз эченә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев