Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

ӘНӘК АВЫЛЫ ЯШЬЛӘРЕ "МӨМКИНЛЕКЛӘР ВАКЫТЫ" 2021 ТУРЫНДА КАТНАША

Татарстанда 22 августтан 10 сентябрьгә кадәр «Мөмкинлекләр вакыты» яшьләр туры уза. Быел ул беренче тапкыр республика авылларына ук барып җитте.

Әнәк авылының җәмәгать үзәгенә Пучы авыл җирлегендә яшәүче яшьләр җыелды. Аларны Татарстан яшьләр берлегенең аграр проектлар җитәкчесе Кристина Фазлыева сәламләде. Бүгенге турның максатын ул болай аңлатты:

 - Яшьләрнең кечкенә генә, ерак торак пунктта да үзләрен тормышка ашыру мөмкинлекләре бар. Татарстан Республикасында ел саен төрле яшьләрнең үз-үзләрен тоту өчен мөмкинлекләр һәм шартлар тудырыла. Яшьләргә нәкъ менә авыл җирендә, бигрәк тә район үзәкләреннән яки шәһәрләрдән ерак урнашкан кечкенә авылларда яшәү факторының теләгән белем, Һөнәр, эш, гаилә булдыруга киртә булмавын күрсәтергә кирәк. Безнең өчен квалификацияле белгечләрнең үзләренең кече ватаннарында табуы мөһим.

  Район Советы рәисе Рәйхан Галимҗанова яшьләр өчен елдан ел мөмкинлекләрнең күбәюен, авылда да хыялларны тормышка ашырып булуын җирлек мисалында аңлатты. 

Татарстан Республикасы Яшьләр министры Дамир Фәттахов әлеге турны кабул иткән һәм оештыруда күрсәтелгән зур ярдәм өчен Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка һәм Пучы авыл җирлеге Нияз Нуретдиновка үзенең рәхмәт хатын юллаган. 

      Тур инициативалы, максатчан яшьләрне ачыклау, аларның идеяләрен хөкүмәт ярдәмендә тормышка ашыруны күздә тота.

Яшьләр үз фикерләрен "Авыл көче" уенында күрсәтте.

      Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәр булган кешеләр конкрет авыл территориясенең ресурсларын билгеләргә, Әнәк авылының киләчәк образын төзергә, шул рәвешле аның үсешенә шәхси өлеш кертергә тиешләр.

Очрашуда яшьләрнең авылдан китүенә бәйле проблемалар буенча фикер алышу да булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев